Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“КАМАЗ-Мастер” җиңүендә “Вектор” радиокомпаниясенең дә өлеше бар

Инновацион эшләнмәләр һәм технологияләр мәсьәләләренә багышланган фәнни-техник семинар "Вектор" радиокомпаниясендә фән, бизнес, дәүләт структуралары вәкилләрен "түгәрәк өстәл" артына җыйды.

Аны радиокомпаниянең генераль директоры Виктор Классен ачты һәм кыскача гына узган ел нәтиҗәләренә, аеруча әһәмиятле вакыйгаларга, алар арасында "Сколково" инновацион үзәге кластерында проектны яклау тукталды.
Ел башы да уңышлы булды. Коллектив "Дакар-2013" автораллиенда "КАМАЗ-Мастар" командасы җиңүен бүлешергә хаклы. Чистайлылар ярдәме белән узышчылар иң ышанычлы спутник элемтәсе системасы белән тәэмин ителделәр. Абруйлы һәм җаваплы проектлар арасында - Универсиада объектлары, ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белән хезмәттәшлек итү һ.б. Халыкара фәнни-практик конференциядә катнашу планлаштырыла. Радиокомпания базасындагы 3D-модельләштерү үзәге бизнес вәкилләрен һәм өлкән сыйныфлар укучыларын хезмәттәшлек итәргә чакыра. Ул грант акчасына заманча җиһаз белән җиһазландырылган, ә бу РФ Икътисадый үсеш министрлыгыннан алынган 4 миллион сумга якын акча.
Семинарның эшлекле өлешеннән соң тантаналы мизгел дә булды. Муниципаль район башлыгы Илдус Әхмәтҗанов Виктор Классенны туган көне белән тәбрикләде, бүләк, бәйрәмнәргә территорияне бизәү буенча конкурста актив катнашканы, ТҖС кысаларында уздырылган зур җәмәгать эше өчен Рәхмәт хаты тапшырды. Ул предприятиенең муниципаль районның социаль-икътисадый тормышындагы ролен билгеләп үтте, киләчәктә чәчәк атуын теләде. Семинар эшендә Чистайдан, Казаннан, Мәскәүдән коллегалары катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев