Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Камалов исемендәге беренче укулар

ТРда тарихи-мәдәни мирас, иҗат итү елы кысаларында Мөхәммәтзакир Камалов исемендәге беренче укулар "Нур" мәчетендә узды.

Анда ТР Мөселманнарының Диния нәзәрәте башлыгы Илдус хәзрәт Фәизов, аның ярдәмчеләре, дин өлкәсендә тикшеренүләр белән шөгыльләнүче галимнәр, Ульяновск өлкәсе мөфтиенең ярдәмчесе, Чистай җирлеге идарәсе рәисе Иван Клюшкин катнаштылар. Аларны муниципаль район башлыгының беренче урынбасары Рөстәм Хамматов, муниципаль район советы җәмәгать оешмалары, массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү, милләтара мөнәсәбәтләр буенча бүлек начальнигы Рөстәм Хөснуллин, җирле мөселман руханилары каршы алдылар.
Очрашу Коръән укудан башланды. Аннан соң кунакларны муниципаль район җитәкчелеге исеменнән Рөстәм Хамматов сәламләде.
Җаваплау сүзендә Татарстан мөфтие Илдус хәзрәт Фәизов оештыручыларга рәхмәт белдерде, җәмгыятьнең рухи һәм матди үсешенә зур өлеш кертүчеләрнең исемнәре кайтарылуын билгеләде.
Сәүдәгәрләр катлавы вәкиле М.Камалов ярты гасыр дәвамында диярлек Чистайда имам-хатыйб булып эшләгән, үз акчаларына төзегән, ул вакыт өчен зур саналган мәдрәсә һәм аның каршында мәктәп тоткан. Аның акчаларына икенче мәхәллә мәчете һәм башка күп кенә биналар төзелгән. Аның укучылары арасында дин һәм җәмәгать эшлеклесе, язучы, пуб­лицист, сәясәтче Гаяз Исхакый да бар.
Укуларда муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гобәев катнашты. Катнашучылар М.Камалов каберендә булдылар, аның хәтерен искә алырга муниципаль район башлыгы Илдус Әхмәтҗанов та килде. Ул барысына да нәтиҗәле эш өчен рәхмәт белдерде, бу башлангычның дәвамы булыр дигән ышаныч белдерде.
Укулар Тәлгать Әхмәтҗанов инициативасы буенча һәм аның матди ярдәме белән узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев