Иске Роман авылының йөзек кашы
Җәмгыять

Иске Роман авылының йөзек кашы

Иске Роман авылында мәдәният хезмәткәрләре «Яшьлегем чишмәләре» дигән чара уздырдылар

Һәр авылның үзенең матурлыгы, күркәм урыннары бар. Безнең өчен алар сокланып туйгысыз, горурлык һәм илһам чыганагы булып торалар. Эх, авылым диюгә күз алдына килеп басып, бөтен барлыгы белән синең җаныңны били алар.

Туган авылым Иске Романның да ераклардан үзенә җәлеп итеп, җанны иркәләп, тәннәргә сихәт бирә торган урыннары күп. Шуларның берсе – авылымның йөзек кашы булган чишмәбез һәркемне үзенә чакырып, тәмле суы белән сыйлап тора…

 

Фото: Чишмә янында
Фото: Чишмә янында

 

Сер түгел, чишмә суын бер татып карасаң да, дәрт-илһам артып киткәндәй була. Ул тешеңне сындырырдай салкын булса да, йөрәгеңә үзгә бер җылылык, рәхәтлек өсти. Сусаганда сусауны баса, авырганда шифа бирә, борчылганда тынычландыра ул чишмә сулары. Авылым халкы аның суын эчеп кинәнә, шөкер итә.

Изге чишмә яныннан халык өзелми. Иске Роман авылы Мәдәният йорты хезмәткәрләре Венера Исхакова, Фәния Нуриева, Лилия Митаевалар һәр елны шушы чишмә янында төрле чаралар үткәрәләр. Быел да «Яшьлегем чишмәләре» дип исемләнгән бик матур, тәрбияви чара үтте.

Апалар, җиңгәйләр көянтәләренә матур чиләкләр асып, чишмәгә су алырга төштеләр. Чиләкләрендәге бер тамчы суны да түкми-чәчми, җиңел адымнар белән чишмәдән су алып менүче авылым уңганнарын күзәтүе үзе бер могҗиза!

Сания Галимова, Фәгыйлә Нуриева, Роза Шәймарданова, Руфия Фәтхетдинова, Тәнзилә Мифтахова, Зөлфия Габдрәкыйповалар әлеге чарада актив катнашучылар. Аларның челтерәп аккан чишмә моңына кушылып мөнәҗәт көйләүләрен тыңлау күңелнең иң нечкә кылларына кагылды, бар дөньяны оныттырып, рәхәт бер илаһи дулкыннарда йөздерде.

 

Фото: Авылымның уңганнары бар эшкә дә өлгерә
Фото: Авылымның уңганнары бар эшкә дә өлгерә

 

Шундый рәхәт мизгелләр бүләк итүчеләргә: чараны оештыручыларга, барлык катнашучыларга ихластан рәхмәт.

Чишмә суыннан кайнатылган чәй күңелләрне тагын да күтәреп, тәннәргә көч-куәт өстәде. Туктамыйча челтер-челтер аккан саф чишмә суыдай, күңелләрдә дә сафлык, мәрхәмәтлелек ташып торсын иде.

Гөлсинә Сорутдинова


Нет комментариев