Чистай районында ир-ат бертуган абыйсыннан колонка урлаган
Кеше һәм закон

Чистай районында ир-ат бертуган абыйсыннан колонка урлаган

Бертуган абыйсыннан колонка урлаган өчен чистайлыга биш елга кадәр төрмә яный

Россия эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча җинаятьләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре бертуган абыйсыннан акустик колонка урлауда гаепләнүче ир-атны тоткарладылар.

 

Зыян күрүче, 43 яшьлек чистайлы, төнге сменадан соң эштән кайткач, өендә 20 меңлек колонкасы югалуын күрә. Аның белән бергә яшәүче 42 яшьлек энесе бу эшкә катнашы булмавын әйтә, әмма полицейскийлар нәкъ менә аны гаепле дип таныйлар. Элегрәк тә бер тапкыр гына хөкем ителмәгән бу кешенең әлеге өлкәдә тәҗрибәсе зур була – ул җинаять җаваплылыгына берничә тапкыр тартылган инде.

 

Тоткарланучы бурычлары булганга күрә бу адымга бара, әмма колонканы сата алмый, аны ул танышына бурычын каплау өчен бирә. Аппаратураны тартып алып, хуҗасына кайтаралар.

 

«Урлау» маддәсе буенча җинаять эше ачылды. Маддә санкциясе биш елга кадәр иректән мәхрүм итүне карый.


Нет комментариев