Дәүләт ярдәме чаралары ярдәмендә махсус хәрби операция ветераны Никита Сидоров Татарстанда үз производствосы булган ике пекарня ачкан
Эшмәкәр махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен комплекслы финанс дәүләт ярдәменнән файдаланган, дип хәбәр итә ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте.
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга, шулай ук аларның гаилә әгъзаларына ярдәмне ТР Икътисад министрлыгы һәм аңа караган үсеш институтлары «Нәтиҗәле һәм көндәшлеккә сәләтле икътисад» илкүләм проекты кысаларында күрсәтә.
Никита Сидоров шәхси эшмәкәр буларак 2024 елның декабрендә теркәлгән һәм бизнесны үстерү өчен финанс ярдәме алган. 2025 елда дәүләт ярдәме күләме 5 млн сум тәшкил иткән. Шул ук вакытта кредит буенча ставка 1 процент тәшкил иткән, ә поручительлек еллык 0,1 процент минималь ташламалы ставка буенча бирелгән.
Бу акчалар шәхси эшмәкәргә пешерелгән камыр ризыклары җитештерүгә махсуслашкан ике «Хлебница» пекарнясын ачарга мөмкинлек биргән. Эшмәкәр, ашханә ачуны да кертеп, бизнесны алга таба үстерүне планлаштыра.
Чыганак: Татар-информ
Нет комментариев