Җәмгыять

Мошенниклар балаларның фотоларын шантаж өчен кулланырга мөмкиннәр

Татарстанда ата-аналарны балаларының фотоларын Интернетта бастыруны чикләргә чакырдылар

Ачык кулланылышта урнаштырылган балигъ булмаганнарның сурәтләрен мошенниклар дипфейклар, шантаж һәм башка хокукка каршы гамәлләр өчен куллана ала. Бу хакта «Татар-информ» матбугат конференциясендә ТР Цифрлар министрлыгының мәгълүмати куркынычсызлык бүлеге башлыгы Ленар Бадыков сөйләде.

 

Аның сүзләренә караганда, заманча нейрочелтәр технологияләре җинаятьчеләргә балалар фотосурәтләрен кулланып, ялган видеоязмалар ясарга мөмкинлек бирә. Мондый видеоларда балигъ булмаган чынлыкта эшләмәгән гамәлләрне башкаручы итеп сурәтләнергә мөмкин. Мондый материалларны мошенниклар куркыту һәм шантаж өчен кулланырга сәләтле.

 

Балага психологик басым аеруча куркыныч тудыра. Ленар Бадыков аңлатканча, җинаятьчеләр ялган язмалар тарату белән янарга һәм балигъ булмаганнарны хокукка каршы гамәлләргә, шул исәптән инфраструктура объектларына ут төртүгә мәҗбүр итәргә мөмкин.

 

Тагын бер җитди куркыныч яшьтәшләр арасында эзәрлекләү белән бәйле. Кайвакыт ата-аналар аларга сөйкемле яки кызык тоелган фотосурәтләр бастыра, әмма соңыннан мондый сурәтләр мыскыллау һәм буллинг өчен сәбәп булырга мөмкин.

 

Моңа бәйле рәвештә Татарстан Цифрлар министрлыгы вәкиле ата-аналарга балаларының цифрлы иминлегенә игътибарлырак булырга һәм аларның фотоларын социаль челтәрләрдә дә, мессенджерларда да урнаштыруны чикләргә киңәш итте.

Чыганак: Татарстан 24


Нет комментариев