Җәмгыять

Казанда «ТАЙМ» II Россия-Һиндстан бизнес-форумы старт алды

Казанның уникаль осталык үзәгендә «ТАЙМ» форумын Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Абдулганиев ачты

Бу мәйданчыкның икенче очрашуы инде. География сизелерлек киңәйде.

 

Спикер сүзләренә караганда, бу юлы эшмәкәрләрдән кала, республикага рәссамнар, һөнәрчеләр һәм башка иҗади һөнәр вәкилләре килде.

 

Бер ел эчендә Татарстан белән Һиндстан арасында үзара товар әйләнеше ун тапкырга артты. Шулай ук республикада Һинд киносы фестивале һәм һинд әдәбияты күргәзмәсе узды.

 

Һиндстанның Россиядәге илчесе Винай Кумар үз чиратында Татарстанның аның иле белән мөнәсәбәтләргә игътибарын билгеләп үтте: республиканы Һиндстан студентлары һәм инвесторлары ешрак сайлый.

 

«Безнең сәүдә элемтәләре халыклар арасындагы дустанә мөнәсәбәтләргә нигезләнгән. Без бизнес форум турында сөйләгәндә, финанслар турында гына түгел, ә мәдәни мохиттә илләр һәм халыкларның якынаюы турында да сөйлибез», – диде дипломат.

Чыганак: Татар-информ


Нет комментариев