Дәүләт автоинспекциясендә юл-транспорт вакыйгасы турында җентекләп сөйләделәр
Бүген иртән Чистайда Карл Маркс урамында кеше үлеменә китергән юл-транспорт вакыйгасы булды. Вакыйга турында Дәүләт автоинспекциясенең Чистай районы буенча бүлегендә җентекләп сөйләделәр.
- Алдагы мәгълүматлар буенча, «Мазда» автомобилен йөртүче Карл Маркс урамы буйлап хәрәкәт иткәндә куркынычсызлык тизлеген сакламый һәм юллар чатындагы светофорның рөхсәт ителмәгән сигналына чыга, шуннан соң ул электр линиясенең терәк баганасына килеп бәрелә. Бәрелгәннән соң машина берничә метр читкә очып чыга. Салонда өч кеше була. Нәтиҗәдә, арткы утыргычта утырган 2007 елгы пассажир кыз һәлак була. Ике яшь кешегә медицина ярдәме күрсәтелә, дип сөйләде Дәүләт автоинспекциясенең Чистай районы буенча бүлеге начальнигы вазифасын вакытлыча башкаручы Илнар Шәмсетдинов.
Вакыйга урынында ашыгыч хезмәтләр эшләде. Шулай ук район башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов һәм шәһәр прокуроры Тимур Дияров та вакыйга урынына килде. Юл- транспорт вакыйгасының сәбәпләре ачыклана.
Г. Гомәрова фотосы.
Нет комментариев