Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, ир-ат апрельдән чит ил кешеләрен акчага теркәгән
Казанда чит ил гражданнарын ялган исәпкә куюда шикләнелүче 63 яшьлек җирле кешегә карата җинаять эше кузгаттылар. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында хәбәр иттеләр.
Хокук саклаучылар мәгълүматларына караганда, 2026 елның апреленнән ир-ат акчага мигрантларга ялган теркәлү рәсмиләштергән. Хокукка каршы эшчәнлекнең барлыгы 84 эпизоды ачыкланган.
Шикләнелүчене октябрьдә тоткарлыйлар. Аңа карата чит ил гражданнарын ялган теркәү турындагы маддә буенча җинаять эше кузгатылган.
Ир-атка 500 мең сумга кадәр штраф яки биш елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный.
Чыганак: Татарстан 24
Нет комментариев