Җәмгыять

Бер атна эчендә Татарстанда кискен респиратор вирус инфекцияләрнең 14 587 очрагы ачыкланган

Татарстанда кискен респиратор вирус инфекцияләр белән авыручылар саны эпидемиядән түбән

Узган атнада республикада кискен респиратор вирус инфекцияләр һәм гриппның 14 587 очрагы теркәлгән. Бу эпидемия бусагасыннан 6 процентка түбәнрәк. Мондый мәгълүматларны Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе китерә.

 

Статистикада әлегә гадәти респиратор вируслар өстенлек итә, циркуляциядә грипп өлеше аз кала. Белгечләр моны вакцинация өчен уңайлы вакыт дип атый: хәзер ясалган прививка сезонның иң югары ноктасына кадәр сакланырга өлгерәчәк.

 

Бүгенге көндә 639 642 кешегә гриппка каршы прививка ясалган, шул исәптән 147 419 балага.

Чыганак: Татар-информ


Нет комментариев