Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Икмәк байлыгын саклаучылар

"Чистай элеваторы" Кама аръягындагы иң эре элеватор, ул "Вамин" агрофирмасының структур бүлекчәләренә хезмәт күрсәтә, аларны катнаш азык белән тәэмин итә, республика районнарына, Идел буе төбәкләренә азык ашлыгы озата. Аның сыйфатын лаеклы бәяләделәр.

Эштә тотрыклылык күрсәтелә торган хезмәтләрнең югары сыйфаты предприятиегә алдынгылыкны тоту мөмкинлеге бирә. Бу иң югары дәрәҗәдә дә раслау тапкан. Элеватор директоры Рифат Мәхмүтов ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән, аңа шулай ук РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы Рәхмәте белдерелгән.
Элеватор текә Кама яр буенда урнашкан, үзенең архитектура ягыннан матурлыгы белән үзенә тартып торучы шәһәребез символларының берсенә әверелде.
-Байлыгыбызны төп саклаучы бүген ничек яши? - без шундый сорау белән 3 нче цех начальнигы Рәис Миңнебаевка мөрәҗәгать иттек.
-Безнең предприятие - заманча производство, ашлыкны кабул итә, саклый һәм эшкәртә. Ә менә 3 нче цехны хаклы рәвештә предприятиенең йөрәге дип атарга мөмкин. Бөтен комплексның эшчәнлеге нәкъ менә аның ни дәрәҗәдә ритмлы эшләвенә бәйле. Күптән түгел булган коры җәйдән соң, агымдагы елда район игенчеләре яхшы уңыш җыеп алдылар. Безнең алда барлык чараларны сыйфатлы үтәп ашлыкны кабул итеп саклауга салу бурычы торды. Урак өсте безнең өчен дә киеренке чор, әмма эш хәзер дә дәвам итә. Ашлык бит тере әйбер, ул даими игътибар сорый. Без бирелгән температура режимын тотабыз, дымлылык процентын күзәтәбез, саф һава агымы керүне тәэмин итәбез. Читтән караганда үзенчәлекле матур силуэт булып кабул ителгән әйбер безнең өчен көндәлек киеренке хезмәт. Биредәге башняларның һәрберсенә 600 тонна ашлык сыя. Алар 4әр данә итеп блокларга берләштерелгән, ә алар арасында 150 тонна сыйдырышлы махсус урын бары. Шундый блоклар барлыгы 18. Ашлыкның бөтен күләме даими рәвештә хәрәкәттә була, моны саклауның технологик процессы таләп итә. Узган ел физик авырлыкта 129 мең тонна ашлык кабул иттек. Безгә аны ГОСТ нигезендә кондициягә җиткерергә кирәк иде. Кайбер параметрлар да гамәлдә: азык-төлек бөртеге өчен чит әйберләрнең булуы 2 проценттан артмаска тиеш, ә фураж өчен -5-5,5. Икенче күрсәткеч - дымлылык. Яңгырлы һава торышы булганда ул 30 процентка кадәр җитә. Бөртек икмәк пешерү сыйфатын югалтмасын өчен әлеге күрсәткеч 13-14 процент дәрәҗәсендә торырга тиеш.
Әзерләүнең һәм саклауның тулы процессы лаборатория хезмәткәрләренең, сыйфат буенча директор урынбасары Ринат Мөхәммәтҗановның даими контроле астында һәм турыдан-туры киптерү мастерларының намуслылыгына, тәҗрибәсенә бәйле. Ә аларның куллары чыннан да алтын. Николай Лукоянов, Хасип Галиев 25 елга якын биредә эшлиләр, ә электрик Николай Шашинның эш стажы 45 елдан артып китә. Цех механигы Геннадий Цыганов инде менә җиде ел техник чаралар хезмәтенең ватылуларсыз эшләве өчен җавап бирә, ә моңа кадәр 20 еллап предприятиегә иң киеренке чорда ашлык кабул итүдә ярдәм иткән.
Әйе, күп нәрсә үзгәрә. Кечкенә машиналарга алмашка прицеплы зур машиналар килә. Алар бер рейста да 40 һәм аннан да күбрәк тонна ашлык китерәләр. Бу бөртеккә лаборатория анализлары үткәрү срогын, документларны рәсмиләштерүне оптимальләштерү мөмкинлеге бирә. Әмма бер нәрсә үзгәрешсез кала: һәрбер хезмәткәрнең һәм, тулаем алганда, коллективның үзенә ышанып тапшырылган тормыш нигезе булган икмәк өчен югары җаваплылык сизеп эшләве.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев