Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Халыкның уяулыгы җитәрлек дәрәҗәдә түгел

Узган чәршәмбедә муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе М. Гобәев рәислегендә террорчылыкка каршы комиссиянең чираттагы утырышы булды. Агымдагы мәсьәләнең мөһим бурычлары: объектларның террорчылыкка каршы сакланышы, халык белән кисәтү эше, РФ Президентын сайлауга әзерлек һәм аны үткәрү чорында аерым уяулылык каралды.

Иң элек, мөһим, потенциаль куркыныч, тормыш эшчәнлеген тәэмин итүче объектларның һәм халык күп була торган урыннарның террорчылыкка каршы сакланышы һәм инженер-техник ныгытылуы, күрелә торган чаралар турында эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары О. Денисов хәбәр итте. Билгеләп үтелгәнчә, әлеге объектларны тикшерү үткәрелгән һәм берничә җитешсезлек ачыкланган, алар якын арада бетерелергә тиеш. Шушы уңайдан комиссия рәисе М. Гобәев террорчылыкка каршы комиссиянең карарлары вакытында үтәлергә тиеш дип билгеләп үтте.
Ил тормышында булачак күләмле сәяси вакыйга - Россия Президентын сайлау һәм аңа әзерләнү һәм үткәрү чорында террорчылыкны булдырмау буенча өстәмә чаралар турында җыелучыларга шәһәр һәм районның территориаль сайлау комиссияләре рәисләре В. Белова-Реутина һәм С. Вилданова хәбәр иттеләр, алар авыл җирлекләре башлыкларына, тиешле предприятиеләр һәм оешмалар җитәкчеләренә, җаваплы затларга шушы чорда сайлау участокларын саклау буенча чаралар күрүдә ярдәм күрсәтү үтенече белән мөрәҗәгать иттеләр.
Халык арасында террорчылыкка һәм экстремизмга каршы тору мәсьәләләре буенча эш тәҗрибәсе белән Чистай Выселкасы башлыгы В. Малышев һәм Чуваш Ялтаны авыл җирлеге башлыгы С. Егоров уртаклаштылар. Һичшиксез, авыл җирлекләрендә билгеле эш үткәрелә. Әмма, РФ Федераль куркынычсызлык хезмәтенең ТР буенча идарәсенең Чистай шәһәрендәге бүлек начальнигы А. Моратов сүзләренә караганда, берничә авыл җирлегенә үткәрелгән чаралар барышында халыкның уяулыгы җитәрлек дәрәҗәдә булмавы ачыкланган.
Утырышта эчке эшләр бүлеге начальнигы А. Соколов, прокуратура, дәүләт янгын күзәтчелеге, гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр идарәсе, башка кызыксынулы хезмәтләр вәкилләре катнаштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев