Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Эш нәтиҗәле булырга вәгъдә итә

Күрсәтмә бирә торган киңәшмәдә муниципаль районның җәмәгать советы составы расланды. Аңа югары социаль статуска ия булган 15 кеше керде.

Муниципаль районның җәмәгать советы җирле үзидарәне киләчәктә камилләштерү, яшәүчеләрнең җәмәгатьчелек тормышында катнашуын киңәйтү максатында булдырылган. Җәмәгать советы әгъзаларына кандидатуралар муниципаль район башлыгы И. Әхмәтҗанов карары белән расланган комиссия тарафыннан каралды. Җәмгыятьне берләштерүдә, социаль-гуманитар мәсьәләләрне хәл итүдә җәмәгать советының роле турында муниципаль район башлыгының беренче урынбасары Рөстәм Хамматов сөйләде. Муниципаль район башлыгы Илдус Әхмәтҗанов җәмәгать советын формалаштыру турында карарны, тәкъдим ителгән кандидатлар исемлеген җиткерде. Җәмәгать советы рәисен сайлау булды, бу урынга бертавыштан балалар поликлиникасының баш табибы, "Бердәм Россия" бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлегенең җирле бүлеге сәяси советы әгъзасы Светлана Проничева расланды. Эчке эшләр җәмәгать ветераннарының оешмасы әгъзасы Владимир Салеев аның урынбасары булды, сәркатиб итеп "Чистай" мәдәни фонды идарәсе рәисе Александр Оленин сайланды. Җәмәгать советының эшчәнлеген муниципаль район Советының җәмәгать оешмалары, массакүләм мәгълүмат чаралары белән эш һәм милләтара мөнәсәбәтләр буенча бүлек начальнигы Рөстәм Хөснуллин координацияләячәк. Кабат булдырылган җәмәгать структурасына мөрәҗәгать итеп, Илдус Әхмәтҗанов һәркемнең актив тормыш һәм гражданлык позициясе күпкырлы социаль проблемаларны хәл итүдә катнашырга, власть һәм халык арасында бәйләүче звено булырга ярдәм итәчәгенә ышаныч белдерде.
Светлана Проничева коллегаларга җәмәгать советы эше буенча үз тәкъдимнәрен кертү үтенече белән мөрәҗәгать итте. Күз уңында - экология, тарих, мәдәният, мәгариф мәсьәләләре, коммуналь тарифлар, социаль проб­лемалар, халыкны һәм безнең җәмгыятьне борчыган башка мәсьәләләр. Кайбер актуаль темалар күрсәтмә бирү киңәшмәсендә инде билгеләнде, совет эшчәнлеге нәтиҗәле булырга вәгъдә итә, аның составына уку йортлары һәм профсоюзлар, хатын-кызлар советы һәм якташлар, яшьләр һәм ветераннар оешмалары, инвалидлар җәмгыяте, сугыш һәм хезмәт ветераннары советы, спорт фонды һәм дини берләшмәләр вәкилләре керделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев