Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Өендә котлаулар кабул итте

Клавдия Руслова 90 яшьлек юбилеена өендә котлаулар кабул итте һәм кунаклар килүгә аеруча дулкынланды.

Бу көнне аларның өендә Чистай муниципаль районы башлыгы Илдус Әхмәтҗанов, аның беренче урынбасары Рөстәм Хамматов иң яхшы теләкләр һәм бүләкләр белән булдылар. Хөрмәтле Клавдия Руслованы "Балкыш" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Светлана Сәхапова, муниципаль район Советының җәмәгать оешмалары, массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү һәм милләтара мөнәсәбәтләр буенча бүлек начальнигы Рөстәм Хөснуллин юбилее һәм булачак Әниләр көне белән тәбрик иттеләр. Клавдия Николаевна күрсәтелгән игътибардан бик канәгать калды. Өлкән яшьтә булуына да карамастан, ул көр күңелле, тормыш сөючән, авырулардан зарланырга яратмый. Әлеге акыллы, мөлаем, сөйкемле ханым белән аралашу барысында да уңай тәэсирләр калдырды, ул әңгәмәдә актив катнаша, әңгәмәдәшләрендә дә күңел күтәренкелеге тудыра.
Клавдия Николаевна кызы Надежда Андреевна белән яши, ул аның турында кайгырта, аның ике оныгы, дүрт оныкчыгы бар, алар аны бик яраталар. Ул хезмәт ветераны, озак еллар дәвамында "Междуречье" хәрбиләштерелгән комбинатта эшләгән. Аның сүзләренә караганда, беркайчан да тик утырырга яратмаган, һәрвакыт актив булган, бу аның озак яшәвенең середәдер бәлки.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев