Чистайлылар аварияле тыкрыкта чокырларны ремонтлауны көтәләр
Җәмгыять

Чистайлылар аварияле тыкрыкта чокырларны ремонтлауны көтәләр

Чистайлылар «Чистай-информ» редакциясенә Җиңүнең 40 еллыгы һәм Свердлов урамнары кисешкән урында юлның торышына дәгъва белән мөрәҗәгать иттеләр

Аларның сүзләренчә, аварияле хәлләр килеп чыгу куркынычы булса да, бу участокта  чокырларны ремонтлау җәй буе үткәрелмәгән.

 

Әлеге тыкрыкта машиналар күп булуы  хәлне тагын да катлауландыра: якын-тирәдәге кибетләр янында  сатып алучыларның машиналары туктый,  шуңа күрә  машина йөртүчеләргә чокырларны тыгыз тәртиптә урап узарга туры килә.

 

«Без башкарма комитетка да мөрәҗәгать иттек, әмма ремонт һаман ясалмый, – диләр Свердлов урамында яшәүчеләр. – Бу хәлләр һәр көнне  юлларда куркыныч тудыра бит».

 

Чистайлылар  әлеге мөрәҗәгатьтән соң   проблемалы участокта юл эшләрен планга кертерләр дип өметләнәләр.


Нет комментариев