Сергей Кронберг белән Чистай елгасы буйлап сәфәр (2нче өлеш)
Җәмгыять

Сергей Кронберг белән Чистай елгасы буйлап сәфәр (2нче өлеш)

Чистай ярының тарихы, югалтулары һәм өметләре

Ни кызганыч, мин иске номерлар белән Чистай шәһәренең иске планнарын таба алмыйм.  Мәсәлән, кайдадыр Бутлеров урамында эвакуациядә Шнейдерлар һәм Татьяна Арбузова яшәгән һәм Марина Цветаева булган йорт бар. Аны монда алып килгәннәр, ул биредә ял иткән, аякларын җылы суда юа алган. Әгәр дә ул монда кич белән яңадан килгән булса, бәлки, аның тормыш юлы башкача борылыш алган булыр иде. Әмма ул, ни кызганыч, килмәгән, яңадан депрессиягә бирелгән һәм Алабугага киткән.

– Хәзер түбән базар булган урында нәрсә булган?

– Бу элеккеге Базар мәйданы һәм монда һәрвакыт базар булган. Хәзер базарны җимерергә җыеналар, ә бу бит борынгы базар урыны. Монда сәүдә өчен нинди дә булса урын саклап калырлар дип ышанам. Хәзер якында гына экскурсия автобуслары өчен тукталыш урыны ясарга телиләр, ә каршы якта, элеккеге куну урыны бинасында – туристлык-экскурсия үзәге. Ни кызганыч, әлеге куну урыныннан чүкеп ясалган матур детальләрне каерып ташладылар.

Монда Чистайның йөрәге – ашлык пристане. Ашлык амбарлары – ике катлы капиталь биналар. Алар имән субайларда торганнар, диләр, гәрчә фотосурәтләрдә бу күренмәсә дә. Ләкин субайларны мин үзем күрдем. Хәзер «Кама» яр буена керү урынында эскәмияләр куелган Бесчастнованың җәмәгать мәйданчыгы булган, бераз ерактарак – агачлар... Ә хәзер аның урынына – зәвыксыз корылмалар.

 

Фото: XIX гасыр ахыры – XX гасыр башы Чистай күренеше, ашлык амбарлары да, урман пристане да, хәтта Бесчастнованың җәмәгать мәйданчыгы да күренә.
Фото: XIX гасыр ахыры – XX гасыр башы Чистай күренеше, ашлык амбарлары да, урман пристане да, хәтта Бесчастнованың җәмәгать мәйданчыгы да күренә.

 

Фото: Шул ук урыннан бүгенге көннәрдәге күренеш.
Фото: Шул ук урыннан бүгенге көннәрдәге күренеш. 

 

– «Кама» яр буе турында шундый сүзләр ишеткәнем бар, монда йөрергә уңайсыз: җил булганда салкын, кояш булганда эссе…

– Әйе, әмма шулай да без монда каштан агачлары утырттык. Монда агачлар авыр үсә: җил. Әгәр үсеп китсәләр, алар бераз ышыклап торырлар иде. Аларга су сибү мөһим.  

– Ә сез «Наречье» яр буе турында нәрсә уйлыйсыз?

– Аның исеме миңа ошамый. Әмма яр буе үзе яхшы төзекләндерелгән, корылмалар күзгә ташланмый, балаларга уйнарга мәйданчыклар бар. Начар килеп чыкмады. Тик шунысы кызганыч, матур агачларны кисеп ташладылар. Гәрчә аларны сакларга вәгъдә иткән булсалар да. Биредә Берняжканың бер ярыннан икенчесенә җәяүлеләр күпере булырга тиеш, ул ике ярны тоташтырыр иде. Безгә бу күперне моннан биш-алты ел элек үк вәгъдә иткәннәр иде. Тагын пристаньга кадәр велосипед юлы ясарга да вәгъдә иттеләр... Боларның барысын да эшләргә кирәк. Алгарак киткәч, анда су астында калган дебаркадер бар, ул яр буен озайту өчен су өстеннән чыгып торган күзәтү мәйданчыгына нигез булырга мөмкин.

– Аны төзеп бетерәләрме?

– Әйе, аны ел саен бераз порт ягына төзи баралар. Ковалевский картасында – Чистайның 1913 елгы атаклы планында –  бичевник күрсәтелгән. Чистайда Чулмандагы иң зур бурлаклар базары булган. Суднолар йөри торган барлык елгаларның яр буйларыннан сукмак узган, бурлаклар шул сукмактан баржаларны ашлык төяү өчен затонга тартканнар. Биредә, кешеләр күрсеннәр һәм кызыксынсыннар өчен, һичьюгы, күрсәткеч куярга мөмкин. Чистайның елга тарихы шулкадәр кызыклы, яр буйлап тулы бер экскурсия ясап була!

Алга таба барсак, Дикның сыра заводы, таш биналар, складлар, пассажир пристаньнары булган! Яр буендагы бер метр да буш булмаган!  Ә безнең Чистай дебаркадерын мин, мөгаен, 1960 елдан бирле, нәкъ менә «Жестокий романс» фильмындагы кебек трап буйлап йөк ташучылар йөргәнен хәтерлим! Мин бу фильмны балачак картиналары өчен генә карый алам.

 

Дәвамы бар.


Нет комментариев