Документ ТР Рәисенең рәсми сайтында урнаштырылган
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2027 елның 1 гыйнварыннан республика дәүләт гражданлык хезмәткәрләренең вазифаи окладларын 10 процентка арттыру турындагы указга кул куйды. Документ ТР Рәисенең рәсми сайтында урнаштырылган.
Документ нигезендә, яңа окладларны исәпләү өчен территориаль башкарма хакимият органнарындагы вазифаларның кече төркемендә «тәэмин итүче белгечләр» категориясендәге өченче разрядлы белгечнең вазифаи оклад күләме 1,1 тапкырга индексацияләнәчәк һәм 18 621 сум тәшкил итәчәк.
Документ 2026 елның 10 октябрендә имзаланган һәм кул куелган көненнән үз көченә керде.
Чыганак: Татар-информ
Нет комментариев