Җәмгыять

Татарстан гаиләләре яңа фатирлар алачак

Әгерҗедә 23 гаилә Карл Маркс урамындагы 4 катлы йорттан фатир алачак. Бу хакта ТР Төзелеш министрлыгы хәбәр итә.

Фатирлар яшәүгә тулысынча әзер. ТР Баш инвестиция төзелеш идарәсе мәгълүматларына караганда, йорт янында машина кую урыннары һәм балалар мәйданчыклары, тышкы яктырткычлар, эскәмияләр һәм урналар урнаштырылган.

 

Яңа торак «Социаль ипотека» республика программасы буенча төзелгән. Быел Татарстанда бу программа буенча 108 йорт төзелергә тиеш.

Чыганак: Новости Татарстана


Нет комментариев