Чистайдан күпбалалы Вафиннар гаиләсенә автолюлька бүләк иттеләр
Җәмгыять

Чистайдан күпбалалы Вафиннар гаиләсенә автолюлька бүләк иттеләр

Әлеге бүләкне гаилә «Бала – төп пассажир» акциясе кысаларында алды

Балалар белән килеп чыккан юл-транспорт вакыйгаларын кисәтүгә багышланган «Бала – төп пассажир» дип исемләнгән кисәтү акциясе булып узды. Әлеге чараның төп вакыйгасы булып күпбалалы Вафиннар гаиләсенә балалар автолюлькасын тапшыру булды.

Радик һәм Гөлнур биш бала тәрбиялиләр. Күптән түгел генә туган бәләкәй кызлары өчен бу автолюлька бик кирәкле һәм үз вакытында булды. Зур балалар да игътибарсыз калмадылар, аларга истәлек бүләкләре тапшырылды.

Әлеге акцияне Нурлат шәһәрендәге «БДД» Дәүләт бюджет учреждениесенең территориаль идарә начальнигы Олег Кирсанов, Дәүләт автоинспекциясе бүлеге начальнигы Илнар Шәмсетдинов, «БДД» Дәүләт бюджет учреждениесенең кисәтү бүлеге начальнигы Светлана Рясова, шулай ук «Алдынгылар хәрәкәте»ндә катнашучылар булды.

 

Фото: Вафиннар гаиләсенә автолюлька тапшырдылар
Фото: Вафиннар гаиләсенә автолюлька тапшырдылар

 

Алар күпбалалы әти-әниләргә юл йөрү кагыйдәләрен катгый үтәүнең һәм балалар йөрткәндә иминлек таләпләрен үтәүнең мәҗбүрилеге хакында искә төшерделәр. Автолюлька һәм автокресло транспорт чаралары йөргән җирләрдә баланы саклауның иң нәтиҗәле чарасы икәнен ассызыкладылар.

  • Балаларны автомобильдә йөртү вак-төяктән генә башлана, ә иң мөһиме җайлы, балага туры килүче автокреслоны сайлау. Баланы иң башта ук куркынычсыз шарталарда йөртү турында уйларга кирәк, – дип ассызыкладылар акцияне оештыручылар.

 Әти-әниләр, үз чиратларында, кунакларга күрсәтелгән игътибар, файдалы бүләкләр һәм җылы теләкләре өчен рәхмәт белдерделәр.

–Без шундый кирәкле бүләк һәм күрсәтелгән игътибар өчен зур рәхмәт белдерәбез. Хәзер балалар белән каядыр бару безнең өчен тынычрак һәм куркынычсызрак булачак, – дип шатлыклары белән уртаклашты күпбалалы әни-әтиләр.

Әлеге акциядә 14нче номерлы балалар бакчасының өлкән төркемендә тәрбияләнүчеләр дә катнашты. Педагоглар җитәкчелегендә алар Вафиннар гаиләсе өчен күңелле сораулар, табышмаклар һәм юл йөрү кагыйдәләре турында шигырьләр белән интерактив программа әзерләделәр.

Күпбалалы гаиләне котлаганнан соң яшь инспекторлар балалар бакчасына юнәлделәр, анда алар шулай ук юлларда иминлек буенча акция уздырдылар. Узып баручыларга белешмәлекләр һәм яктылык кайтаручы асылмалы бизәкләр таратып, яшь инспекторлар өлкәннәргә тотып торучы җайланмаларны, иминлек каешларын, шулай ук тәүлекнең караңгы вакытында яктылык кайтаручы элементларны куллану мәҗүри булуын искә төшерделәр.


Нет комментариев