Бүген Татарстанның берничә районында беренче кар яуган.Аерым алганда, кар явым-төшемнәрен Кукмара һәм Саба районнары халкы күзәткән
2 октябрьдән 5 октябрьгә кадәр Татарстан көнчыгыш циклонының тыл өлеше йогынтысында булачак. Синоптиклар хәбәр иткәнчә, төбәкне салкыннар һәм һава шартларының начараюы көтә.
Шимбә һәм якшәмбе, 3 һәм 4 октябрьдә, Татарстанның күпчелек районнарында юеш кар һәм яңгыр явуы ихтимал. Төнге температура +2...-3 градуска кадәр төшәчәк. 3 октябрьдә көндез һава +2...+5 градуска кадәр генә, ә 4 октябрьдә +3.. + 8 градуска кадәр генә җылыначак.
Дүшәмбе көнне, 5 октябрьдә, көнчыгыш циклонның республикадагы һава торышына йогынтысы акрынлап кими башлаячак. Зур булмаган явым-төшемнәр төбәкнең көнчыгыш районнарында гына сакланачак.
Төнлә температура 0.. -5 градуска кадәр төшәргә мөмкин, көндез +6.. + 11 градуска кадәр күтәреләчәк.
Бүген исә Татарстанның берничә районында беренче кар яуды. Аерым алганда, кар явым-төшемнәрен Кукмара һәм Саба районнары халкы күзәткән.
Чыганак: Татар-информ
Нет комментариев