Бүген, 2 октябрьдә, Татарстанда яңгыр, җепшек кар һәм +8 градуска кадәр җылы булыр дип көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәрендә әйтелә
Республикада аязучан болытлы һава торышы булачак. Кайбер районнарда яңгыр һәм җепшек кар рәвешендә бераз явым-төшем көтелә.
Төньяк-көнбатыштан һәм төньяктан секундына 6-11 метр тизлектә искән җилнең тизлеге көндезге сәгатьләрдә 15-18 метрга кадәр җитәчәк.
Төнге кыраудан соң, көндезге сәгатьләрдә төбәктә һава +3..+8 градуска кадәр җылыначак.
Чыганак: Татар-информ
Нет комментариев