Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистайлылардан гуманитар ярдәм

Чистайлылар Крымск шәһәрендә табигый бәла-каза нәтиҗәсендә зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәттеләр.

Халыктан гуманитар ярдәм кабул итү пунктлары "Салават күпере" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә, Яшьләр үзәгендә, "Батыр" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә, "Төзүче" район Мәдәният йортында, РайПОда, мәшгульлек үзәгендә, балалар һәм яшьләр иҗат йортында, "Балкыш" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә ачылды. Әлеге акциянең координаторы булып социаль яклау идарәсе чыкты. Көн саен оператив мәгълүмат ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгына керде. Тәкъдим ителгән ашамлыклар исемлегенә аерым алганда, ярмалар, макарон әйберләре, балалар туклануы, бутильләштерелгән су, киемнәрдән - шәхси гигиена чаралары, хатын-кызлар һәм ир-атлар өчен киемнәр, урын-җир әйберләре, шул исәптән матрацлар, аслыклар, кер юу әйберләре, аяк киемнәре керде.
Әлеге чарада ЗУЭС, районара почтамт, исәп-хисап касса үзәге, "Агат" кибете, педагогия көллияте, "Чистопольагрохим", "Автодор" фирмалары, шәһәрнең мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре коллективлары, медицина учреждениеләренең профсоюз оешмасы, "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге, шәхси эшмәкәрләр (мәсәлән, И. П. Новичкова 30 пар аяк киеме бирде), шәхси затлар актив катнашты. Чит кеше бәхетсезлеген үзенеке кебек кабул итүчеләрнең һәрберсенә бик зур рәхмәт. Барысын да санап бетерү мөмкин түгел, күпләре үз исемнәрен атарга теләмәделәр. Изгелекләре йөзе белән үзләренә кайтсын. Чистайлылар тагын бер тапкыр шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек үрнәге күрсәттеләр. Җыелган беренче кирәк-ярак әйберләре, туклану продуктлары сишәмбе көнне республиканың гуманитар ярдәмне кабул итү һәм җыю пунктына китерелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев