Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистайда милиция ветераннары Универсиада вакытында сафка басачак

Универсиада вакытында җәмәгать тәртибен тәэмин итүдә Чистай полицейскийлары да катнашачак.

Шуңа күрә Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлегенең ветераннар оешмасы советы хезмәткәрләр командировкада булган чакта шәхси составка ярдәм күрсәтү инициативасы белән чыкты.
Тәкъдимне 37 кеше яклады. Алар барысы да Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре белән бергә "Яшьтәш", "Кояшкай" шәһәр яны сәламәтләндерү лагерьларында кизү торачак.
Запастагы офицерларның иң өлкәне - Даниил Федькинга 79 яшь. Ветераннар балалар белән тыгызрак аралаша, кисәтү әңгәмәләре уздырачаклар.
Анатолий Скворцов транспорт хезмәтләре күрсәтергә әзер, ул ветераннарны үз автомашинасында лагерьларга алып киләчәк һәм эш сменасы тәмамлангач кире алып кайтачак.
Моннан тыш, ветераннар оешмасы әгъзаларын хокук саклауның терәк пунктларында да очратырга мөмкин.
Гомумән, элеккеге милиционерлар кабат үз формаларын кияләр һәм хезмәткә керешәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев