Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистай суднолары көндәшлек итәргә сәләтле була баралар

Бер ел элек Чистай судно ремонтлау заводы "Чистай судно төзү-судно ремонтлау заводы" дип үзгәртелде. Узган елның ноябрендә завод белән җитәкчелек итәргә Казаннан судно төзү һәм судно ремонтлау эшендә зур тәҗрибәсе булган, югары квалификацияле белгечләр командасы килде.

Хәзер яңа предприятиеләрдә судноларны ремонтлап кына калмыйлар, ә бәлки яңаларын да төзиләр. Заводның яңа проекты - "Катамаран-62", хәзер бер яруслы өстәмә корылма һәм ярдәмче биналар, корпусларда машина бүлекләре белән аны төзү тәмамланган. Әлеге судно эчке елга киңлекләрендә үзйөрешле рес­торан сыйфатында файдаланылачак, анда 150 кеше сыя. Якын арада аны суга төшерү планлаштырыла. Шундый типтагы икенче судноны төзү башланды.
Предприятиедә производствоны киңәйтә башладылар - 3000 кв.метрдан артыграк мәйдан белән яңа производство бинасы төзү алып барыла, 16 ян- яклы арбалы һәм һәрберсенең йөк күтәрүчәнлеге 300 тонна булган чыгырлы яңа судно күтәрү корылмасы төзелде. Хәзер предприятие җитәкчелеге киләчәккә оптимизм белән карый һәм судно төзү һәм судно ремонтлау заводы иске клиентларын кире кайтарып, яңа клиентлар да табар дигән өмет белән яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев