Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бульварны үзгәртеп яңарту: җәяүлеләр һәм машина йөртүчеләр өчен кулай вариант кирәк

Чистайда Карл Маркс урамындагы бульварда үзгәртеп төзекләндерү эшләре буенча күчмә киңәшмә булды, аны муниципаль район башлыгы Дмитрий Иванов алып барды.

Билгеле булганча, бульвар Чис­тайда тормышка ашырыла торган «Төзекләндерүдә биш адым» программасына керә. Шушы максатларга җәмәгать киңлекләрен үстерү программасы буенча 38 миллион сум бүлеп бирелә.
Чистайның Карл Маркс урамында төзүчеләр июнь башында эшкә керештеләр. Нариманов урамыннан югары базарга кадәрге участокта скверны һәм машиналар йөри торган өлешне бүлеп торучы бордюрларны күтәрделәр.
- Барлык эшләр тирәнтен уйлап эшләнергә тиешләр. Биредә «җиде кат үлчә - бер кат кис» дигән халык мәкале буенча эшләргә кирәк, - дип ассызыклады Дмитрий Иванов киңәшмәне ачканда.
Бульварны үзгәртеп төзекләндерү өстендә хәзер белгечләрдән торган зур төркем эшли. Болар - Санкт-Петербургтан проектантлар, алар төзекләндереләчәк бульвар шәһәр архитектурасына туры килсен өчен һәр нәрсәне җентекле тикшерәләр.
Хәзер төп эшләр К. Маркс урамы­ның уң ягында җәелдерелгән. Скарятинский бакчасына үзәк керү капкасына таба куркынычсыз маршрут уйлана. Скарятинский бакчасы ягындагы урамның сул яктагы машина юлын кечерәйтү идеясе күп бәхәс тудыра. Аны кечерәйтергә тәкъдим итәләр, әмма бу әле килешенмәгән, чөнки белгечләр башка вариантларны да карыйлар. Биредә җәяүлеләр дә, машина йөртүчеләр дә канәгать булсын өчен уртак фикергә килергә кирәк.
- Без бульварны үзгәртеп төзекләндерү чистайлыларга аңлаешлы булсын өчен тырышабыз, - ди муниципаль районның архитектура һәм шәһәрне төзү бүлеге начальнигы Андрей Шумилов. - Әлегә исә аларда сораулар гына туа. Бу юнәлештә күп эш башкарырга туры киләчәк, мәсәлән, машина юлын тигезләтергә, кече архитектура формаларының урнашу урынын төгәл билгеләргә, карт агачларның кайсыларын кисәргә, яңаларына алыштырырга кирәклеген хәл итәргә.
Бульварның бер өлеше транзит була, анда чистайлылар йөриячәк. Башкасы исә гаилә белән ял итү өчен эшләнәчәк. Бу һәм башка мәсьәләләр шундый эшлекле киңәшмәләр вакытында хәл ителә.
Сроклар катгый куелган: барлык эшләрне август азагында төгәлләү планлаштырыла. Бульвар шәһәрнең үзенә күрә «йөзек кашы»на әверелергә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай бульвар