Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Берсе – илнең, икенчесе – Татарстанның төп чыршысына барачак

Яңа елга балалар йортында тәрбияләнүче ике кыз барлык малайлар һәм кызлар да диярлек хыялланган менә дигән бүләк алды.

Балалар йорты директоры Елена Вәлиева сүзләренә караганда, ике кыз да инициативалы, сәләтле, шуңа күрә, беренче чиратта, бу аларның һәм, һичшиксез, алар белән шөгыльләнү­челәрнең казанышы. Тугызынчы сыйныф укучысы Катя Мәсхүтова - балалар үзидарәсе лидеры, үзләренең уртак йортында үткәрелә торган барлык чараларда актив катнашучы. Энергияле, аралашучан, ул һәрвакытта да биредәге вакыйгаларның үзәгендә кайный. Аңа бар нәрсә дә кызык, ул башкача булдыра да алмый һәм калган балалар да читтән генә карап торучылар булып калмасыннар өчен тырыша. Катя Казанга Татарстан Президент чыршысына бару бәхетенә ия булды. Ә менә җиденче сыйныф укучысы Вероника Милютина Мәскәүгә, илнең төп чыршысына, Кремльгә чакырылуына башта ышанмыйча да торган. Була бит дөньяда могҗизалар!
-Мин бик бәхетле, язмышның шундый бүләгенә чиксез шатмын, - ди ул сәфәр алдыннан.
Вероника бик матур җырлый, ул бик яхшы вокаль сыйфатларга ия. Хәтта безнең белән очрашкан көнне дә ул үзенең чираттагы чыгышына әзерләнә иде. Ул балалар йортында эшләүче музыка студиясендә шөгыльләнә.
Кадерле Катя һәм Вероника, сезне яңа тәэсирләр белән, киләчәктә дә хыялларыгыз тормышка ашсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев