Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Алны-артны карап йөрмәүчеләр канализация люгына төшәргә мөмкин

Түбән базарга әйберләр сатып алырга баручы чистайлыларга аяк асларын карап йөрергә кирәк. Эш шунда ки, юлның машиналар йөри торган өлешендә җирлекара мәдәни-ял итү комплексы янында аларны бәла сагалап тора: явыз караклар канализация люгының чуен капкачын урлап киткәннәр.

Су каналы әлеге ачык люк өстенә ике тактадан кала башка куяр әйбер тапмаган, шуның белән аның әлеге проблеманы чишүе тәмамланган.
Канализация калдыклары ага торган чокырның тирәнлеге 5 метрга җитә. Әгәр шәһәрлеләр әлеге люкка төшеп китсә, иң яхшы очракта да инвалид булып калачаклар. Чистай су каналы кая карый соң? Предприятиедә әлеге сорауга берәүнең дә җавап бирәсе килмәде. Предприятие хезмәтчәннәре чокырларны капкач белән ябарлар дип өметләнәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев