Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Аларның җылысы барысына да җитәчәк

Әлеге программа инвалидлар җәмгыяте җитәкчелеге тарафыннан ял итү кичәсе буларак уйланылган. Ул мәдәни-күңел ачу комплексында Инвалидлар ункөнлеге кысаларында узды.

Чыннан да, бәйрәмгә килгән физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр моңа үзләре дә инана алдылар, аларның сүзләренә караганда яхшы танышлары даирәсендә вакытны менә дигән итеп үткәргәннәр, чын күңелдән ял иткәннәр. Алар Николай Гореловны, Светлана Силантьеваны, Валентина Солдатованы, Марина Архангельскаяны һәм, һичшиксез, Хәлил Вафинны ихластан алкышладылар. Әлеге сөйкемле егетне, әйтергә кирәк, барысы да яратып өлгергәннәр, ул татар, шулай ук рус авторларының дәртле эстрада җырларын уңышлы башкара. Бу юлы да рәхмәтле тамашачылар аны бик озак сәхнәдән җибәрмәделәр, кабат җырларга чакырдылар. Артист егеткә көнләшерлек киләчәк фаразлыйлар һәм аның барысы да яхшы булачагына ышаналар. Сүз уңаенда, югарыда атап үтелгән барлык башкаручылар инвалидлар җәмгыятеннән зур булмаган бүләкләр алдылар. Алар белән биредә хаклы рәвештә горурланалар.
Агымдагы елда җаваплы республика ярышларында призлы урыннар яулаган спортчылар да котлаулар кабул иттеләр. Алар арасында - 72 яшьлек Николай Малыгин, Анна Макарова, Ләйсән Шәрифуллина, Алмаз Габитов, Сергей Прошин, Светлана Миңнекиева. Ә Елена Гатина турында аерым сөйләргә кирәк. Ул ару-талу белмәс, ачык күңелле кеше, аның күңел көрлегенә, ихтыяр көченә карап күпләр һәм хәтта сәламәт кешеләр көнләшергә мөмкин. Инвалидлар җәмгыяте рәисе Валентина Хөснетдинова хаклы рәвештә билгеләп үткәнчә, ул - спортчы гына түгел, ә активист, оешма тормышын аннан башка күз алдына китерүе авыр. Шулай ук, Валентина Алексеевна сүзләренә караганда, килеп чыккан сорауларны хәл итүдә шәһәрнең барлык микрорайоннарында эшләп килүче башлангыч оешмалар җитәкчеләренең роле зур. Алар саллы көчкә ия һәм инвалидлар җәмгыяте рәисе өчен ышанычлы терәк булып торалар. Әлбәттә, бу көнне аларны да хөрмәтләделәр.
Шунысы куандыра, җәмгыять каршында яшьләр оешмасы оештырылган, ә аны энергияле, инициативалы кыз -Светлана Миңнекиева җитәкләгән. Ул үзе дә эшсез утырырга яратмый, яшьтәшләренә дә күңелсезләнергә ирек бирми. Планнар күп, тик аларның кайберсен тормышка ашырырга кысан, кечкенә бинада урнашкан инвалидлар җәмгыятендә гади шартларның булмавы комачаулый. Оешмада сәләтле әгъзалар шактый булса да, моны үзгәртү аларның көченнән килми. Светлана шулай ук үзенең ышанычлы ярдәмчеләрен бүләкләү тантанасы үткәрде. Иң мөһиме, яшь кешеләр читенсенүдән арынырга тырышалар, үз эчләренә йомылып калырга теләмиләр, аралашу эзлиләр. Валентина Хөснетдинова, Светлана Миңнекиева, башлангыч оешмалар җитәкчеләре кебек шундый лидерларның булуы сөендерә, алар төшенкелеккә бирелгән кешеләргә өмет, ышаныч бирергә омтылалар. Җәмгыять әгъзалары үзләре оптимист булуларын ассызыклыйлар һәм аларның җылысы үзләренә генә түгел, ә барлык сәламәт кешеләргә дә җитәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев