Агач утырт - үзеңнән истәлек калдыр!
Җәмгыять

Агач утырт - үзеңнән истәлек калдыр!

Шимбә, 6 октябрьдә шәһәр микрорайоннарында "Урман утырту көне" акциясе узачак.

Бу көнне шәһәребез язмышына битараф булмаучылар, аны чиста гына түгел, ә яшеллеккә күмелгән килеш күрергә теләүчеләр чакырыла. Утырту материаллары белән территориаль җирле үзидарә органнарын Чистай урманчылыгы тәэмин итәчәк. Сезгә бары агачларны утыртырга гына кала.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Нет комментариев