Мәдәният хезмәткәрләре һәм авыл халкы үз чыгышлары белән сөендерделәр
Илдә Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда өч көнлек тавыш бирү уза. Бүген, 19 сентябрьдә, тавыш бирүнең икенче көне башланды.
ТР Үзәк сайлау комитеты мәгълүматларына караганда, беренче көн, 18 сентябрь нәтиҗәләре буенча, 20:00 сәгатькә Татарстанда сайлаучыларның гомуми санының 36,8 проценты сайлауларга килгән.
Чистай районында яшәүчеләр дә сайлауларда актив катнашалар. Күпләр сайлау участокларына гаиләләре белән киләләр, бер-берсе белән яхшы кәефләрен уртаклашалар.
Татар Баганалысы авылында бәйрәмнең үзенчәлекле рухын тудырдылар: Мәдәният йорты хезмәткәрләре участок янында ук концерт куйдылар. Барысын да милли җырлар белән каршы алдылар, авыл кешеләре үзләре дә иҗади номерлар бүләк иттеләр.
Исегезгә төшерәбез, тавыш бирү өч көн — 18, 19 һәм 20 сентябрьдә дәвам итәчәк. Чистай районында 58 участок эшли: 25 шәһәрдә һәм 33 авылларда.
Нет комментариев