Андрей Рыбочкин VI Татарстан православие җәмәгатьчелеге форумында дәүләт бүләгенә лаек булды
13 ноябрьдә Бәшир Рәмиев исемендәге Казан ИТ-паркында VI Татарстан Республикасы православие җәмәгатьчелегенең «Тынычлык берлегендә рухи бердәмлек» форумы узды. Пленар утырышның төп вакыйгаларыннан берсе Татарстан митрополиясенең дин әһелләренә дәүләт бүләкләре тапшыру булды. Билгеләп үтелгәннәр арасында Чистайның «Умиление» Изге Ана иконасы храмы настоятеле протоиерей Андрей Рыбочкин да бар иде.
Форумга архипастырьлар, руханилар, мәхәллә активистлары, хәйриячеләр, шулай ук хакимият, фән һәм мәдәният вәкилләре җыелды.
Пленар утырыш эшен Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкләде. Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кириллның сәламләвен Мәскәү Патриархиясе эшләре белән идарә итүче митрополит Григорий Воскресенский игълан итте.
Чистай епархиясе делегациясе составында форум эшендә Чистай һәм Түбән Кама епискобы Филарет, руханилар һәм гади кешеләр катнашты.
Пленар утырыш барышында Рөстәм Миңнеханов Татарстан митрополиясе дин әһелләренә дәүләт бүләкләре тапшырды. Динара тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуга керткән зур өлеше өчен Чистай шәһәренең «Умиление» Изге Ана иконасы храмы настоятеле протоиерей Андрей Рыбочкин «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале белән бүләкләнде.
Нет комментариев