Елизавета Ванифатьева керәшеннәрнең иң матур бәйрәмнәренең берсе Питрауга багышланган инша язган
Мөслим мәктәбенең 5 сыйныф укучысы Елизавета Ванифатьева «Бөтенроссия иншалар конкурсы – 2026» йомгаклау этабында җиңү яулады. Бу хакта ТР мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Аның «Лиза бәйрәме» дип аталган иншасы керәшеннәрнең иң матур бәйрәмнәренең берсе Питрауга (Петр көненә) багышланган. Иншада бишенче сыйныф укучысы җылылык белән бәйрәмгә әзерлекне, аның традицияләрен һәм тирән мәдәни мәгънәсен тасвирлап бирә.
Әлеге уңыш күпеллык хезмәт нәтиҗәсе булды. Елизавета кече яшьтән үк – «карендәш» халык фольклор ансамбленең яшьләр составында катнашучы («Тәңкәләр» иҗади коллективы). Ул «Рождественская звезда» һәм «Без бергә» конкурсларында җиңүче һәм призер булды, шулай ук «Керәшен кызчыгы» муниципаль конкурсында җиңү яулады.
Нет комментариев