Чистай районы хуҗалыклары бөртеклеләрне һәм бөртекле-кузаклыларны урып-җыюны төгәлләделәр
Район башлыгы Дмитрий Иванов хәбәр иткәнчә, кырлардан 29 мең гектардан ашлык җыеп алынган, гектарыннан уртача 35 центнер уңдырышлылык белән 103 тонна ашлык суктырылган.
Башка культураларны җыю да яхшы нәтиҗәләр күрсәтә. Рапс тулысынча – гектарыннан 21,6 центнер уңдырышлылык белән 32 415 тонна җыеп алынган. Җитен 96 процент суктырылган, 9 135 тонна җыеп алынган. Көнбагыш (37 процент) һәм соя җыю дәвам итә.
Район яшелчә җыю белән дә аерылып тора: 45 мең тонна бәрәңге казылган, 877 тонна кишер җыеп алынган. Параллель рәвештә туфракны төп эшкәртү бара – 20,9 мең гектар туфрак туңга сөрелгән, бу планның 67 проценты. Азык әзерләү тулы көченә бара: 52 230 тонна сенаж (101 процент), 7 700 тонна печән (150 процент) әзерләнгән. Силоска кукуруз җыю дәвам итә. Бер шартлы терлек башына 37 центнер азык берәмлеге әзерләнгән. Терлекчелек тә тотрыклы эшли: бер атна эчендә 432 тонна сөт савылган, сыер башына тәүлеклек савым 22,3 килограмм тәшкил итә.
Алда кырчылар өчен җаваплы этап – 12 мең гектар мәйданны, нигездә, көнбагышны, соя һәм кукурузны җыеп аласы бар.
«Мин авыл хезмәтчәннәренең алдагы еллардагы кебек үк, алга куелган барлык бурычларны үтәп чыгасыларына ышанам», – дип ассызыклады Дмитрий Иванов.
Нет комментариев