Җәмгыять

Казанда беренче тапкыр кар чистарту өчен роботларны эшкә җигәчәкләр

Кыш көне Казан юлларында роботлаштырылган комплекслар эшли башлаячак. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Казан башкарма комитеты башлыгы урынбасары Игорь Куляжев хәбәр итте

Роботлаштырылган комплексларны җәйге-көзге чорда сынап караганнар: алар үлән чапканнар һәм тротуарларны себергәннәр. Хәзер предприятиеләр махсус кышкы роботлар сатып ала.

 

«Роботлаштырылган техниканы куллану юл эшчеләренә физик йөкләнешне сизелерлек киметергә, аларны кар чистартканда һәм юлларны себергәндә кул хезмәтеннән азат итәргә, шулай ук кышкы чорда җәяүлеләр территорияләрен җыештыру тизлеген һәм сыйфатын арттырырга мөмкинлек бирер дип өметләнәбез», – дип билгеләп үтте Игорь Куляжев.

 

Чыганак: Вечерняя Казань


Нет комментариев