Хөрмәтле Чистай районы халкы! Кадерле әтиләр! Сезне чын күңелдән игелекле һәм мөһим бәйрәм – Әтиләр көне белән котлыйм!
Бу көн үзләренең төп яшәү мәгънәсен – әти булуны лаеклы башкарган барлык ир-атларга чын күңелдән рәхмәт белдерүнең тагын бер сәбәбе.
Яхшы әти булу – ул катлаулы хезмәт. Бу балалар өчен таяныч һәм яклау, акыллы киңәшче һәм чын дус, алар үрнәк алырга теләгән кеше булып калу дигән сүз.
Эшлекле һәм битараф булмаган әтиләргә – Әтиләр берлегенең җирле бүлеге вәкилләренә аерым рәхмәт сүзләрен юллыйм. Сезнең энергиягез, балалар янында булырга, яшь буынны тәрбияләүдә ярдәм итәргә һәм гаилә кыйммәтләрен ныгытырга әзер булуыгыз тирән ихтирам уята. Сез – үз гаиләләрегезнең чын башлыклары һәм яшь буын өчен менә дигән өлге.
Кадерле әтиләр! Сезгә нык сәламәтлек, зирәклек һәм сабырлык, өйләрегездә җылылык һәм татулык телим. Балаларыгыз сезне уңышлары һәм җиңүләре белән сөендерсен, ә гаиләләрегездә һәрвакыт мәхәббәт, үзара аңлашу һәм бәхет яшәсен.
Көчле, чын-чынлап бәхетле булыгыз, яратып, яратылып яшәгез!
Дмитрий Иванов, Чистай муниципаль районы башлыгы
Нет комментариев