Урманда кыргый хайван күрсәгез, нәрсә эшләргә кирәк
Җәмгыять

Урманда кыргый хайван күрсәгез, нәрсә эшләргә кирәк

Соңгы вакытта кыргый хайваннар шәһәргә ешрак килә башладылар

Шәһәрдә төлке белән очрашу куркыныч булырга мөмкин – бу хакта Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетында искә төшерделәр. Ведомствода хәбәр итүләренчә, кыргый хайваннар торак пунктларга кешеләрне «яратудан» түгел, биредә ризык, яшеренү урыны һәм тыныч урын табарга дип киләләр. Чистай районы өчен бу тема аеруча актуаль: биредә урман якын, шәхси секторлар һәм уңайлы ризык базасы шәһәребезне төлкеләр кызыгырлык итә.

ТРның Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты районара бүлегенең Чистай районы буенча начальнигы Михаил Вахламов ассызыклаганча, төлкеләрне чүп-чарлар һәм азык-төлек калдыклары, кимерүчеләр, подваллар һәм ташландык йортлар, парклар һәм уңайлы яшеренү урыннары җәлеп итә.

  • Аларның шәһәргә килүе проблема китереп чыгарырга мөмкин: алар йорттагы кош-кортларга, ваграк хайваннарга һөҗүм итәргә, паразитлар һәм авырулар алып килергә, кешеләрнең ашатуына күнегергә мөмкин. Моңардан тыш, кыргый хайванның янәшәдә булуы үк кешеләр өчен куркыныч тудыра. Гадәттә алар кешеләрдән качалар, әмма шәһәрдә җайлашалар һәм кешеләр янәшәсендә яшәргә мөмкиннәр, дип билгеләп үтте Михаил Вахламов.

Шәһәрдә төлкеләрне киметү өчен белгечләр чүп-чар савытларын ябарга, урамда ризыклар калдырмаска, аларны ашатмаска, төзелеш- тән калган чүп-чарларны җыярга, подвалларга һәм ташландык биналарга керү юлларын томаларга, паркларда һәм башка яшел зоналарда тәртип сакларга киңәш итәләр. Төп максат – шәһәрне кыргый хайваннар өчен булдыра алганча уңайсызга әйләндерү.

  • Безнең бурыч шәһәрне алар өчен уңайсыз ясау. Чиста шәһәр –имин шәһәр. Төлкеләрне ашатмау һәм алар өчен азык калдырмау мөһим. Хайванны күргәндә аңа якын бармагыз һәм аны тотарга тырышмагыз – бу бик куркыныч булырга мөмкин. Аларны күргәндә җирле хезмәтләргә хәбәр итегез, – дип билгеләп үтте ул.

 

Дәүләт комитетында шуны да искә төшерделәр: иминлек хезмәтләрдән генә түгел, кешеләрнең үз-үзләрен тотышыннан да тора. Территорияне вакытында җыештыру һәм кыргый хайваннарны ашатудан баш тарту көтелмәгән очрашуларның куркынычын киметергә мөмкин.


Нет комментариев