Җәмгыять

Сентябрьдә Татарстанда нинди азык-төлек нык кыйммәтләнгән

Татарстанда сентябрьдә тавык йомыркасына һәм балык продукциясенә бәяләр нык арткан.

Бу хакта Россия Банкының Татарстан Республикасындагы инфляция турындагы хисабында әйтелә.

 

Бер ел эчендә тавык йомыркасы 21,52 процентка, балык продуктлары 12,18 процентка кыйммәтләнгән. Йомыркага бәяләр арту сезонлы ихтыяҗ арту белән бәйле.

 

Балыкның бәясенә балык тоту күләменең кимүе һәм продукцияне табуга, эшкәртүгә һәм китерүгә чыгымнарның артуы йогынты ясаган.

Чыганак: НТР24


Нет комментариев