«Татнефть Олимп»та шөгыльләнүче   гер спорты буенча дөнья беренчелегендә җиңде
Спорт

«Татнефть Олимп»та шөгыльләнүче гер спорты буенча дөнья беренчелегендә җиңде

24 кг авырлыктагы гер белән «ыргылу» күнегүендә ул иң яхшы нәтиҗә күрсәтте

Спорт мастеры, «Татнефть Олимп» спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Екатерина Бурмакина  үсмерләр арасында  гер спорты буенча дөнья беренчелегендә  җиңүче булды.  Ярышлар  Нью-Дели (Һиндстан) шәһәрендә  4-9 октябрьдә узды.

Турнирда  20 илдән көчле атлетлар катнашты. Екатерина 63 килограммга кадәр булган категориядә Россия җыелма командасы составында чыгыш ясады. «Ыргылу»  күнегүендә  24 килограммлы гер белән ул  иң яхшы нәтиҗәне күрсәтте – 174 күтәрелеш ясады һәм лаеклы рәвештә  беренче урынны яулады.  


Нет комментариев