Чистайлылар шәһәрдә картиналар галереясын кая урнаштырырга мөмкин булуы турында фикер алыштылар
Мәдәният

Чистайлылар шәһәрдә картиналар галереясын кая урнаштырырга мөмкин булуы турында фикер алыштылар

Рәссамнар һәм сынлы сәнгать яратучылар Чулман буендагы шәһәргә яхшы күргәзмә киңлеге җитми дип саныйлар

Еш кына төрле күргәзмәләрдә, мастер-классларда рәссамнар, сынлы сәнгать һәм графика яратучылар белән очрашканда миндә «Чистайда сәнгать галереясы өчен аерым бер бина барлыкка килсә, ничек яхшы булыр иде» дигән уй килә. Чыннан да, безнең шәһәребезгә картиналар экспозициясе өчен иркен мәйданнар җитешми.

Россиянең, Татарстанның һәм Кыргызстанның рәссамнар берлеге әгъзасы Ринат Хәнәфиевтан бу темага «күңел авазын» мин беренчеләрдән булып ишеттем. 2022 елда Балалар сәнгать мәктәбендә миңа аның җитәкчелегендә дәресләр алырга туры килде. Дәресләрнең берсендә мин Ринат Сәлимҗан улыннан безнең шәһәрдә галерея өчен аерым бина ачу кирәклеге турында ишеткән идем. Дүрт елдан соң без кабат шушы темага кайттык.

 

Галереяны урнаштыру өчен чистайлылар тәкъдим иткән вариантларның берсе – К.Маркс урамындагы бина
Галереяны урнаштыру өчен чистайлылар тәкъдим иткән вариантларның берсе – К.Маркс урамындагы бина

 

– Минем фикердәшләрем арасында рәссам дусларым күп һәм мин алардан үз эшләрен Кама буендагы гүзәл шәһәребез Чистайда да күрсәтүләрен сорыйм, –дип сөйли Ринат Сәлимҗан улы. – Кайберләре ризалаша, күбесе Чистайда экспозицияләр өчен урын җитәрлек түгел дип каршы килә.

 

Череповецк дәүләт университеты профессоры, Россия рәссамнар берлегенең төбәк бүлеге, Волгоград төбәк идарәсе, сәнгать белгечләренең Халыкара ассоциациясе, сәнгать мәгарифе эшлеклесе ассоциациясе әгъзасы, Чистайда туып үскән Вера Филиппова Ринат Хәнәфиев белән тулысынча килешә.

– Картиналар галереясы, һичшик­сез, Чистайда булырга тиеш, чөнки Чистай Чулман буенда урнашкан гади шәһәр генә түгел, югары мәдәният урыны. Җитмәсә, безнең республикада туризмны үстерү өчен барлык инфраструктура да бар инде, – ди ул.

Сентябрь аенда безнең шәһәрдә өч тулы күргәзмә ачылды, шуларның икесе – Балалар сәнгать мәктәбе базасында. «Җәй – ул кечкенә тормыш» экспресс-күргәзмәсе ачылган вакытта кайбер картиналарга урын табылмыйча аздан гына идәнгә урнаштырылмый калдылар. Сәнгать мәктәбенең тыгыз күргәзмә залы һәм анда параллель рәвештә ике күргәзмә дә оештырылу мисалында мин янә бер кат картиналар галереясы өчен аерым бина кирәгенә инандым.

Әлеге мәктәпне тәмамлаган Максим Нелюбин хәзер инде безнең арада булмаган фикердәшләренең дә безнең шәһәрдә галерея бинасы ачу турында хыяллануларын искә алды

– Мин галерея һәрбер лаеклы шәһәр­дә ачылырга тиеш дип саныйм. Туган шәһәрем моңа һичшиксез лаек. Ул яшьләргә дә, өлкән буынга да бик кирәк. Рәссамнарны галереяны кая ачарга мөмкин булыр иде дигән сорау борчый. Шәһәрдә андый урыннар да аз түгел кебек, әмма тирәннәнрәк уйласаң, барлык биналар да аның өчен туры килми.

Рәссамнар галерея шәһәрнең борынгы тарихи өлешендә урнашырга тиеш дип саныйлар, чөнки алар күргәзмә залы – ул мәдәни тормышның үзәге дип ышана. Галерея ачу өчен алар Ленин, Карл Маркс, Лев Толстой һәм Бутлеров урамнарында урнашкан биналарны карыйлар.

Тәкъдим ителгәннәрнең иң популяр варианты куну йорты (Бутлеров урамы, 98). Ул түбән базар артында урнашкан. Әмма бина шәхси милек булып санала һәм аның зур экспозицияләр өчен мәйданы җитәрлек түгел. Моңардан тыш, анда туристлар өчен визит үзәге ясыйлар дигән хәбәрләр дә йөри.

 Вера Филиппова тәкъдим иткән вариантларның берсе – «Мир» кино­театрының элеккеге бинасы (Карл Маркс урамы, 61).

– Дөресен әйткәндә, мин анда бер тапкыр да булмадым. Әмма машина белән шәһәр үзәгеннән узганда беренче карашка бик яхшы тоелган мәйдан күрәм. Керү урыны да зәвыклы итеп эшләнгән. Әмма картиналар галереясы аерым шартлар таләп итә. Икенче кат булгач, уңайлылык булсын өчен барыбер йөк-пассажир лифты кирәк булачак.

Хәзерге вакытта биредә кибет, шуңа күрә галерея ачарлар дип ышанып булмый.

Санап үтелгән вариантлар арасында элеккеге Көнкүреш йорты (Лев Толстой урамы,157), Никольск соборы каршында почмактагы сары бина (Карл Маркс урамы,1) һәм башка урыннар бар иде.

«Раздолье» дәвалау-сәламәтләндерү комплексы директоры Шамил Дия­ровның фикере минем өчен бер дә көтелмәгән булды. Ул яр буе террито­риясендә күргәзмәләр һәм пленэрлар үткәрү тәкъдимен генә түгел, биредә картина галереясының тулы бер бинасын төзүне тәкъдим итүе турында сөйләде. Әмма «Раздолье» директоры тарафыннан эшләнгән проект администрация тарафыннан яклау тапмады.

– Безнең лагерь җитәкчелеге һәр­вакыт талантлы рәссамнарны хуплый. Аларның кайбер эшләре бездә үз урыннарын тапты, – дип тә өстәде Шамил Камил улы.

Мин рәссамнардан һәм сәнгать яратучылардан картина галереясын ничек итеп күз алдына китерүләре һәм интерьер турында сораштым. Аларның фикере төрлечә булды.

– Шәһәр үзәгендә аның фасады шәһәр архитектурасы һәм үзәге белән гармонияле рәвештә туры килергә һәм кешеләрне әллә каян чакырып торырга тиеш. Галерея тулысынча бар көченә эшләсен өчен аның мәйданы зур, яхшы яктыртылган булырга, бар кешегә дә урын җитәргә тиеш, – дип билгеләп үтте Максим Нелюбин. Безнең шәһәрдә нинди экспозицияләр даими булачак дигән мөһим сорау да туды.

Вера Филиппова исә галереяда вакытлы күргәзмәләр һәм даими экспозицияләр өчен берничә күргәзмә залы кирәк дип саный.

 

– Чистай рәссамнарының эшләре уникаль! Аларның кайберләре хәзер музей-тыюлык фондында үзенең «йолдызлы сәгатен» көтеп ята. Мин аларны ешрак күрсәтергә кирәк дип саныйм. Минем карашымча, галереяда даими экспозиция, әйтик, Җүкәтауга багышланганы, булырга тиеш.

 

Аерым күргәзмә Чистайның әдәби мирасына да кагылырга тиеш.

Чыннан да, галереяда урнаштырырлык нәрсәләр күп! Әмма күпсанлы картиналарга урын җитсен өчен иркен кабинетлары һәм заллары булган бинаны сайларга кирәк. Чистайда андый урыннар күп түгел күрәсең, әмма ышанычны югалтырга ярамый. Бер нәрсә ачык: безнең шәһәр өчен картиналар гале­реясы кирәк!


Нет комментариев