Игътибар – «Халык инспекторы»!
Җәмгыять

Игътибар – «Халык инспекторы»!

Әгәр юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу шаһиты булсагыз, бу хакта «Халык инспекторы» мобиль кушымта ярдәмендә хәбәр итәргә мөмкин

Принцип гади: кулланучы кагыйдә бозуны видеога яки фотога турыдан-туры кушымтада терки, бу вакытта автомат рәвештә төшерү урыны һәм вакыты билгеләнә. Хәбәрнамә Дәүләт автоинспекциясенә бара, анда аны тикшерәләр. Әгәр кагыйдә бозу очрагы раслана икән, бу административ эш кузгатуга сәбәп була.

Мөһим! Автомобиль белән идарә иткәндә кушымтадан файдалану һәм кагыйдә бозуларны теркәү катгый тыела. Кагыйдә бозуларны җәяүле яки пассажир буларак теркәп була, ләкин руль артында түгел.

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозмагыз – иминлек барыннан да өстен!


Нет комментариев