Чистай-информ

"Чистай хәбәрләре" газетасы - Чистай яңалыклары

16+
Рус Тат
Сәламәтлек саклау

Роспотребнадзорда хайваннар белән контакттан соң гигиена кагыйдәләре турында искә төшерделәр

Хәтта йорт хайваннары да куркыныч инфекцияләр – котырудан алып тимрәү авыруына кадәр – чыганагы булырга мөмкиннәр. Болар аеруча балалар, өлкәннәр һәм иммунитеты какшаган кешеләр өчен куркыныч

Хайваннар кешегә күчә торган төрле йогышлы авырулар чыганагы булырга мөмкин. Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең җирле бүлегендә хәбәр итүләренчә, урам этләреннән, мәчеләрдән һәм кошлардан гына түгел, үз хайваннарыңнан да авыру йоктырырга мөмкин.

 

Йорт хайваннары аша йога торган иң киң таралган авырулардан белгечләр котыру авыруын, лимфоретикулез (мәче тырнаудан килеп чыккан авыру), сальмонеллез, тимрәү, токсокароз һәм кайбер башкаларны аерып күрсәтәләр. Риск төркеменә иң элек балалар, өлкән яшьтәге кешеләр һәм иммунитеты какшаган гражданнар эләгә.

Кайбер авырулардан, аерым алганда котырудан, вакцина бар – хайваннарга мәҗбүри тәртиптә прививка ясатырга кирәк. Әмма үзеңне һәм гаилә әгъзаларын авырулар йоктырудан саклау өчен шулай ук гигиена нормаларын тайпылышсыз үтәргә кирәк.

 

Роспотребнадзор:

хайваннар, аларның ризыклары яки кирәк-яраклары белән контакттан соң кулларны юарга;

 

хайваннар яши торган урыннарны, аларның уенчыкларын, савыт-сабаны һәм башка кирәк-яракларын чиста тотарга;

 

хайваннарның савыт-сабаларын һәм уенчыкларын юу өчен аш бүлмәсендәге раковинаны кулланмаска, моның өчен юыну бүлмәсендәге раковина күбрәк туры килә;

 

урамда йөреп кергәннән соң хайваннарның аякларын юарга;

 

хайванның йонын һәм тырнакларын карап торырга;

 

хайваннарны өстәлгә, аш бүлмәсенә (бигрәк тә ризык әзерләү урыннарына) кертмәскә, караватка һәм диванга менгезмәскә, шулай ук хайваннарны кешеләр ашый торган савыт-саба белән контактка кертмәскә;

 

хайваннарны үпмәскә һәм аларга сезне яларга ирек бирмәскә;

 

йон җыела торган келәмнәргә аерым игътибар биреп, дезинфекция чараларын кулланып, фатирны яки йортны даими рәвештә җентекләп җыештырырга;

 

ветеринария клиникасында даими рәвештә хайваннарны тикшерергә, вакыт-вакыт аларга кортларны куа торган препаратлар бирергә, талпаннардан һәм борчадан эшкәртергә тәкъдим итә.

 

Белгечләр хайваннарның үз-үзләрен тотышына аерым игътибар бирәләр. Теләсә нинди үзгәреш – агрессия, хуҗаларны тешләргә омтылу, аппетит бозылу – авыру йоктыру билгесе булырга мөмкин. Мондый очракларда кичекмәстән ветеринарга мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Г. Хәйруллина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев