Чистай-информ

"Чистай хәбәрләре" газетасы - Чистай яңалыклары

16+
Рус Тат
Сәламәтлек саклау

«Авырганыгызны көтеп тормагыз» ни өчен һәркемгә диспансерлаштыру кирәк

Диспансерлаштыруга нинди тикшеренүләр керә? Кая барырга һәм ничек еш тикшеренеп торырга –2нче номерлы шәһәр дәваханәсенең баш табибы Гөлназ Хөснетдинова шулар хакында сөйләде

Күбегез дәваханәгә авырагач кына бара. Кайбер җитди авырулар еллар дәвамында үзен сиздермәскә дә мөмкин. Аларны вакытында ачык­ларга, кемгә медицина тикшеренүе үтәргә һәм ул күпме вакыт алачак? Шушы һәм башка сорауларга 2нче номерлы дәваханәнең баш табибы Гөлназ Хөснетдинова туры эфирда җавап бирде.

– Әйе, әлеге тема бик актуаль булып кала, –дип үзенең әңгәмәсен башлады Гөлназ Рафаиль кызы. – Диспансерлаштыру нәрсә ул? Бу бер терапевтка бару гына түгел. Ә һәркем өчен бушлай тикшеренү комплексы. Иң элек табиб карый һәм база тикшерүләре үткәрә – бу профилактик тикшеренү. Аннары яшь һәм җенескә бәйле рәвештә өстәмә тикшерүләр үткәрәләр.

Диспансерлаштыруның төп максаты – вакытында куркынычлылыкны һәм инвалидлыкка яисә вакытыннан алда үлемгә китерергә мөмкин булган хроник йогышлы булмаган авыруларның билгеләрен иртә стадиядә ачыклау.

– Диспансерлаштыру беренче чиратта нинди авыруларны ачыклауга юнәлдерелгән? Бер җирең дә авыртмаганда ни өчен табибка баруны кичектерергә ярамый.

– Иң элек диспансерлаштыру онкологик, йөрәк-кан тамырлары, бронх-үпкә авыруларын ачыклауга юнәлдерелгән. Без барыбыз да аңлыйбыз: диаг­ноз никадәр иртәрәк куелып, дәвалау никадәр тизрәк башланса, шуның кадәр тормышның нормаль дәрәҗәсен, аның сыйфатын саклап калып булачак. Иң мөһиме – авыр катлаулылыкларга юл куймаска. Кайвакыт кеше еллар буе проблема турында белми, ә кайчан билгеләре барлыкка килгәч, кыйммәтле вакыт кулдан ычкындырылган була. Диспансерлаштыру нәкъ менә шуның өчен кирәк тә.

–Чистайлылар кая тик­ше­ренү үтә ала? Бу чыннан да, вакытны күп алмыймы?

– Диспенсерлаштыру бушлай үткәрелә – ОМС полисына барысы да кергән. Һәрбер гражданин килә ала. Тикшеренүләрне шәһәр үзәк дәваханәсе поликлиникасында Галактионов урамы 88/1 адресы буенча һәм безнең 2нче номерлы шәһәр дәваханәсе поликлиникасында Энгельс урамы 105/1 адресы буенча үтәргә мөмкин. Иң башта үзеңнең учас­ток терапевтына яисә турыдан-туры профилактика кабинетына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бу аеруча эш белән мәшгуль кешеләргә җайлы –диспансерлаштыру алдан язылмыйча һәм чиратсыз үткәрелә. Килдең һәм кабинетлар буйлап йөрдең.... Ә эшләүче гражданнар өчен өстәмә стимул бар: закон буенча диспансерлаштыру үткәндә аларга түләүле ял көне бирелә.

– Ничек еш тикшеренеп торырга? Яшьләр һәм кырыктан узганнар өчен аерым кагыйдәләр диюләре дөресме?

– Әйе. Үткәрү вакыты яшьтән тора. 18 дән 39 яшькә кадәр яшьтәгеләр диспансерлаштыруны өч елга бер тапкыр үтәләр. Сезнең ел җиткәнне белүе авыр түгел: үз яшегезне өчкә бүлегез, әгәр дә калдыксыз бүленсә – бу сезнең ел дигән сүз. Ә 40 яшьтән башлап диспансерлаштыруны ел саен үтәргә кирәк. Зинһар өчен әлеге санны исегездә тотыгыз – кырыктан соң үзегезне менә дигән итеп сизсәгез дә, табибка килергә кирәк.

– Күпләр кабинетлар буйлап йөртерләр дә, бер кочак аңлашылмаган процедуралар билгеләрләр дип куркалар. Төгәл рәвештә тикшеренүгә ниләр керә?

 

– Куркырга кирәкми. Барысы да төгәл регламентлаштырылган. Беренче этап – база, әмма бик мәгълүматлы. Аңа керә:

 анкеталаштыру – сез гадәтләрегез, үзегезне ничек хис итүегез хакындагы сорауларга җавап бирәсез;

 буегыз, авырлыгыгыз, бил әйләнәсе һәм гәүдә авырлыгы индексы исәбе;

 артериаль кан басымын үлчәү; ач карынга кандагы гомуми холестеринны һәм шикәрне билгеләү;

 тынычлыкта электркардиограмма төшерү;

 күз эчендәге кан басымын үлчәү;

 иң мөһим блок – онкологик авыруларны ачыклауга юнәлдерелгән чаралар;

 

 40 тан алып 64 яшькә кадәрге кешеләр өчен ике елга бер тапкыр яшерен канга тизәк тапшыруда, 65 тән 75 кә кадәр бу ел саен үткәрелә.

Ә 45, 50, 55, 60, 64 яшьтәге ир-атларга простат-специфик антиген дәрәҗәсен билгелиләр (ПСА). Бу мәни бизе сәламәт булуның иң мөһим маркеры. Беренче этапны терапевт консультациясе тәмамлый.

– Әгәр дә беренче этапта табибларны нәрсә булса да сагайтса?

– Ул чакта кешене икенче этапка – тирән диагностика һәм диаг­нозны билгеләү өчен җибәрәләр. Ул да шулай ук бушлай.

 

Мәсәлән:

Әгәр дә баш миендә кан әйләнеше бозылуга шикләр бар икән, невролог та кирәк булачак.

Ир-атларны ПСА күтәрелгән вакытта (4 нг/мл) хирург яисә урологка җибәрәләр;

Үпкәләрдә яман шешкә шик туса, терпевт күрсәтмәсе буенча рентгенография яисә үпкәләргә компьютер томографиясе ясыйлар;

Тәмәке тартучыларга һәм хроник үпкә авырулары булучыларга, анкеталаштыру вакытында хроник үпкә авыруларына шикләр булган очракта спирометрия – тышкы сулышларның функциясен тикшерү үткәрәләр;

Шикәр диабеты куркынычы булганда кандагы гемоглобинны билгелиләр.

 

Шулай итеп, бер генә шик тә игътибарсыз калмый.

– Тикшерүләрдән соң пациентка нәтиҗәләр турында хәбәр итәләрме? Үзеңнең сау-сәламәт яисә авыру булуыңны ничек белергә?

– Әйе, участок терапевты нәтиҗә чыгара һәм сәламәтлек төркемен билгели. Алар берничә, исемнәреннән үк аңлашыла:

 I төркем – кеше сау-сәламәт.

 II төркем – авырулары бар, әмма куркынычлылык факторлары бар (мәсәлән, югары холес­терин, артык авырлык), яшәү рәвешен үзгәтергә кирәк.

 IIIа төркем – хроник йогышлы булмаган авырулар бар. Алар табибның даими контролен, диспансер күзәтүләр таләп итә.

 IIIб төркеме – хроник йогышлы булмаган авырулар юк, әмма күзәтү һәм махсуслаштырылган ярдәм таләп итүче башка халәтләр бар.

 

Гади итеп әйткәндә, сез гади кәгазь белән генә түгел, ә киләчәктә нәрсә эшләргә кирәген: тыныч кына яшәргә, гадәтләрне үзгәртергә яисә күзәтү астында дәваланырга кирәклеген төгәл белеп китәсез.

 

2026 елның 4 аенда шәһәр һәм районның 9547 кешесе диспансерлаштыру узган.

1124 хатын-кыз маммография үткән, 48ендә патология тапканнар һәм аларны республика онкодиспансерына җибәргәннәр.

 

Яшерен канга тизәк тикшерүдә 2932 кешедә уңай нәтиҗә күренгән, 600 кеше фиброколоноскопия узган, 29 пациентта патология ачыкланган һәм алар республика онкодиспансерына җибәрелгән.

 

Исән-сау булыгыз! Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

 

–Гөлназ Рафаилевна, әңгәмәгез өчен рәхмәт

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев