Исерек килеш идарә иткән өчен йөртү хокукыннан мәхрүм ителгәннәр турында мәгълүмат
Кеше һәм закон

Исерек килеш идарә иткән өчен йөртү хокукыннан мәхрүм ителгәннәр турында мәгълүмат

2026 елның 3 августыннан 7сенә кадәрге чорда РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.8 маддәсенең 1нче өлешендә, РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.26 маддәсенең 2нче өлешендә каралган административ хокук бозулар турындагы 5 эш буенча чыгарылган карарлар үз көченә керде

– Татарстан Республикасы Чистай суд районы буенча 2нче номерлы суд участогы җәмәгать судьясының 2026 елның 8 июлендә чыгарылган карары белән Кошкина П.А., 2026 елның 22 июлендә чыгарылган карары белән Кабанов Д.Б. РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.8 маддәсенең 1нче өлешендә каралган административ хокук бозганнары өчен җаваплылыкка тартылдылар, һәркайсы 1 ел 6 айга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителде, аларга 45 000 сум күләмендә административ штраф салынды;

2026 елның 22 июлендә чыгарылган карарлар белән Газизов Ф.Ф. РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.8 маддәсенең 1нче өлешендә каралган административ хокук бозганы өчен административ җаваплылыкка тартылды, ул 1 ел 6 айга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителде, аңа 45 000 сум күләмендә административ штраф салынды;

 

– Татарстан Республикасы Чистай суд районы буенча 4нче номерлы суд участогы җәмәгать судьясы вазифаларын башкаручы – Татарстан Республикасы Чистай суд районы буенча 1нче номерлы суд участогы җәмәгать судьясының 2026 елның 25 июлендә кабул ителгән карарлары белән Нәҗипов А.Б. РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.26 маддәсенең 2нче өлешендә каралган административ хокук бозганы өчен 14 тәүлеккә административ арест рәвешендә административ җаваплылыкка тартылды, 2026 елның 21 июлендә чыгарылган карарлар белән Хәйруллин И.А. РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.8 маддәсенең 1нче өлешендә каралган административ хокук бозганы өчен административ җаваплылыкка тартылды, ул 1 ел 6 айга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителде, аңа 45 000 сум күләмендә административ штраф салынды.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Нет комментариев