Чистайлы улына алимент түләмәгәне өчен хөкем ителгән
Кеше һәм закон

Чистайлы улына алимент түләмәгәне өчен хөкем ителгән

Хөкем ителүчегә суд карары белән төзәтү эшләре рәвешендә җәза билгеләнде

Татарстан Республикасы Чистай шәһәр суды балигъ булмаган баланы матди тәэмин итүгә алимент түләмәүдә гаепләнүче җирле кешегә карата җинаять эшен карады.

 

Суд билгеләгәнчә, ир-ат, балигъ булмаган улының атасы буларак, җәмәгать судьясының суд боерыгы нигезендә аны матди яктан тәэмин итүгә алимент түләргә тиеш була. Бу боерык нигезендә Россия Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча баш идарәсенең Чистай район суд приставлары бүлегендә башкарма производство кузгатылган.

 

Суд боерыгы һәм башкарма производство кузгату турындагы карар белән танышкан, шулай ук элек административ җаваплылыкка тартылган ир-ат ай саен түләүләр башкармаган. Нәтиҗәдә, алимент буенча бурыч барлыкка килгән.

 

Суд карары белән хөкем ителүчегә 5 (биш) айга төзәтү эшләре рәвешендә җәза билгеләнгән, ай саен хезмәт хакының 5 проценты дәүләт кеременә тотып калыначак.

 

Хөкем карары законлы көченә кермәде.


Нет комментариев