Район башлыгы Роспотребнадзор хезмәткәрләре көне белән котлый
Җәмгыять

Район башлыгы Роспотребнадзор хезмәткәрләре көне белән котлый

Хөрмәтле Роспотребнадзор хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Федераль дәүләт санитар-эпидемиологик күзәтчелек көне белән котлыйм!

Гасырдан артык вакыт дәвамында Роспотребнадзор халыкның сәламәтлеген һәм иминлеген саклый. Инфекционистлар, эпидемиологлар, санитария табиблары һәм лаборантлар хезмәте һәрвакыт кешеләрнең гомерен саклап калу белән бәйле.

 

Хәзерге заман таләпләре йогышлы янауларны кисәтү һәм аларга каршы тору бурычларын аеруча мөһим һәм актуаль итә. Хезмәт белгечләре бу катлаулы бурычларны уңышлы үти.

 

Сезнең эшегез – районыбыз халкын саклаучы, санитар-эпидемиологик иминлекне тәэмин итүче һәм кулланучылар хокукларын яклаучы ышанычлы калкан. Һәр кешенең иминлеге, учреждение һәм предприятиеләрнең тотрыклы эшләве сезнең көндәлек җаваплы хезмәтегезгә, принципиальлегегезгә һәм профессиональлегегезгә бәйле.

 

Бу бәйрәм көнендә сезгә үз эшегезгә бирелгән, фидакарь һәм теләсә нинди шартларда катлаулы мәсьәләләрне оператив хәл итәргә әзер булуыгыз өчен ихлас рәхмәтемне белдерәм.

 

Сезгә нык сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс энергия, тынычлык, гаилә җылысы һәм туган районыгыз хакына игелекле хезмәтегездә яңа уңышлар телим!

Дмитрий Иванов, Чистай муниципаль районы башлыгы

 


Нет комментариев