Җәмгыять

Казанда Россия театр җәмгыяте аллеясы барлыкка килде

Төрле театр вәкилләре сирень куаклары утырттылар

Казанда Тинчурин исемендәге паркта Россия театр җәмгыяте аллеясына нигез салынды

 

«Бу аллеяга нигезне бөек Кәрим Тинчуринның туган көнендә салуыбыз символик мәгънәгә ия. Без Казанда театр аллеясының кайда барлыкка килергә тиешлеге турында озак уйландык. Әмма язмыш моны бик төгәл хәл итте», – дип билгеләп үтте ТР театр эшлеклеләре берлеге рәисе, Г. Камал исемендәге театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев.

 

Ачылу тантанасында Казанның төрле театрларыннан артистлар һәм режиссерлар катнашты, алар бергәләп Тинчурин исемендәге паркта сирень куакларыннан аллея утырттылар.

Чыганак: Татар-информ


Нет комментариев