Тонометр һәр йортта диярлек бар һәм кан басымы белән проблемалар булган кешеләргә яшәү өчен кирәкле прибор
Ләкин еш кына сатып алынган җайланма төгәл эшләми. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Светлана Саломеева мондый хәлдә калганнарга нәрсә эшләргә кирәклеген аңлата:
Тонометр медицина эшләнмәләренә керә һәм алыштыру мөмкин булмаган, тиешле сыйфаттагы азык-төлек булмаган товарлар исемлегенә кертелгән. Әмма бу чикләү сыйфатсыз товарга карата гамәлдә түгел.
Җитешсезлекләр ачыкланганда (күрсәткечләрнең төгәл булмавы, электроника яки механиканың төзексезлеге, манжет, дисплей, төймәләрнең кимчелекләре, инструкция характеристикаларының туры килмәве, рус телендә инструкциянең булмавы) кулланучы сатучыдан үз теләге белән:
*акчаны кире кайтаруны;
*шундый ук модельгә алыштыруны;
*бәяне яңадан исәпләп, башка маркага алыштыруны;
*җитешсезлекләрне бушлай бетерү яисә аларны төзәтү чыгымнарын каплауны;
*бәяне тиешенчә төшерүне таләп итәргә хокуклы.
Моннан тыш, сыйфатсыз товар алудан килгән зыянны тулысынча каплауны таләп итәргә мөмкин.
– Сыйфатсыз тонометр сатып алу – күңелсез, әмма хәл ителерлек мәсьәлә. Кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон гражданнарга бозылган хокукларын торгызу өчен нәтиҗәле кораллар бирә. Иң мөһиме – эзлекле эш итәргә, сатучыга җибәрелгән барлык мөрәҗәгатьләрне теркәп барырга һәм кирәк булганда күзәтчелек органнарына мөрәҗәгать итәргә, – дип ассызыклады Светлана Саломеева.
Эш итү тәртибе:
Сатучыга ике нөсхәдә язмача дәгъва җибәрергә (берсе кабул итү турындагы тамга белән кулланучыда кала).
Сатучы товарны кабул итәргә һәм кирәк булганда аның сыйфатын тикшерергә тиеш (кулланучы анда катнашырга хокуклы).
Кимчелекләрнең сәбәпләре турындагы бәхәс вакытында сатучы экспертизаны үз хисабына уздыра.
Таләпләрне канәгатьләндерү сроклары: акчаны кире кайтару – 10 көн, товарны алыштыру – 7 көн (өстәмә тикшерергә кирәк булганда 20 көнгә кадәр), кимчелекләрне бетерү – 45 көн.
Шунысы мөһим: касса чегы булмау баш тарту өчен нигез була алмый – шаһит күрсәтмәләре, счет буенча өземтәләр һәм сатып алуның башка дәлилләре рөхсәт ителә.
Хокукларны яклау өчен ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль органына яки Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсенең территориаль бүлегенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Нет комментариев