Чистай Балалар сәнгать мәктәбенә – 40 ел!
Җәмгыять

Чистай Балалар сәнгать мәктәбенә – 40 ел!

Балалар сәнгать мәктәбендә кырык ел иҗади тормыш кайный

Мольбертлар, киндерләр, пумалалар, һәм, билгеле инде, илһамланган укучылар һәм акыллы остазлар. Һәм менә, ниһаять, күптән көтелгән түгәрәк юбилей! Әлеге бәйрәмгә узган еллардагы чыгарылыш укучылары да кушылды – аларның күбесе педагоглар һәм укутучыларының эшләрен дәвам итәләр.

Әлеге истәлекле дата хөр­мәтенә мәктәпнең үзендә һәм «Чистай» мәдәни үзәген­дә төрле буын чыгарылыш укучыларының иң яхшы эшлә­реннән ясалган күргәз­мә ачылды. Киңәйтелгән экспозициядә Чистайның төрле күренешләре һәм төрле жанрдагы һәм сюжетлардагы әсәрләре урнашкан.

Әлеге уку йортының тарихы һәм аның атказанган хезмәткәрләре турында кунакларга һәм элеккеге тәрбияләнүчеләргә мәктәп директоры Кадрия Шарова сөйләде. Җылы, күңелгә үтеп керердәй сүзләр белән педагоглар – Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Наталья Севастьянова, Ирина Әхмәтшина һәм Наталья Мок­локова чыгыш ясады. Очрашуда катнашучыларны шулай ук мәктәпнең беренче укучыларыннан берсе Наталья Песчанова сәламләде.

Бәйрәмнең мактаулы кунак­лары арасында аның элеккеге директорлары – Светлана Беляева һәм ТР Рәссамнар берлеге әгъзасы Наилә Нигъмәтҗанова һәм башка сәнгатьне бәяләү­челәр: Чистай дәүләт музей-тыюлыгының директор урынбасары Андрей Еремеев һәм шушы мәктәпне тәмамлаган Максим Нелюбин булды.

Илья Сологуб фотосы
Илья Сологуб фотосы

 

Аларның һәрберсе мәктәпкә, аның беренче остазларына һәм җитәкчеләренә ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде. Андрей Владимирович музей-тыюлыктан стена сәгате – туган мәктәбе диварларында укучылары белән үткәрелгән кадерле вакыт символын бүләк итте. Ә Чистай районы мәдәният бүлеге начальнигы Наталья Япаева директор Кадрия Шаровага Рәхмәт хаты һәм нәфис чәчәкләр бәйләме тапшырды.

Дулкынландыргыч бүләкләү әлеге кичәнең финал аккорды булды. – Наилә Нигъмәтҗанова мәктәпкә Бахчисарайда язган картиналарының берсен бүләк итте.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Нет комментариев