Чистай студентларына яшь сайлаучылар клубы турында сөйләделәр
Җәмгыять

Чистай студентларына яшь сайлаучылар клубы турында сөйләделәр

Клуб рәисе Никита Бармин һәм куратор Ольга Кротова быел көзен беренче тапкыр тавыш бирү хокукыннан файдаланачак студентлар белән очраштылар

Яшьләр үзәгендә Яшь сайлаучылар клубы рәисе Никита Бармин һәм куратор Ольга Кротованың беренче тапкыр сайлауларда катнашырга тиешле студентлар белән очрашуы булды, дип хәбәр итә «Чистай яшьләре». Әңгәмәнең төп максаты яшьләрне 2023 елның мартыннан бирле Яшьләр үзәге базасында эшләүче клуб эшчәнлеге белән таныштыру булды.

 

Оештыручылар билгеләп үткәнчә, монда хокукый грамоталылык лекцияләр аша түгел, ә тере форматта – дебатлар, эшлекле уеннар һәм квестлар аша өйрәнелә. Хәзер актив катнашучылар командасында 20 кеше бар инде, әмма Никита Бармин барлык теләүчеләрне клубка кушылырга чакырды.

 

Моннан тыш, рәис студентларга 18-20 сентябрь көннәрендә узачак Дәүләт Думасына депутатлар сайлау турында искә төшерде. Аның сүзләренә караганда, тавыш бирүдә катнашу – ул хокук кына түгел, ә үз илеңнең киләчәгенә йогынты ясау мөмкинлеге дә.


Нет комментариев