Җәмгыять

Татарстанда «Чиста урманнар» акциясе башланды

Республикада «Татарстанның чиста урманнары» табигатьне саклау акциясенең көзге этабы башланды. Ул 14 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк

Татарстан урманнары каты көнкүреш калдыкларыннан, корыган һәм ауган агачлардан чистартылачак. Шулай ук катнашучылар ял итү урыннарын, мәгълүмат щитларын һәм аншлагларны тәртипкә китерәчәкләр.

 

Акциягә Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы учреждениеләре белгечләре, предприятие һәм оешмалар, экология берләшмәләре вәкилләре, студентлар һәм волонтерлар кушылачак.

 

«Татарстанның чиста урманнары» акциясе «Экологик иминлек» милли проекты кысаларында үткәрелә. ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров республика халкын акциягә кушылырга өндәде.

Чыганак: Вести Татарстан


Нет комментариев